Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Голливуд продюсеры Харви Вайнштейнны 23 елга төрмәгә утырттылар

Анджелина Джоли, Ума Турман һәм Эшли Джадд кебек танылган актрисалар продюсерны җенси бәйләнүдә гаепләде.

news_top_970_100
Голливуд продюсеры Харви Вайнштейнны 23 елга төрмәгә утырттылар
https://pixabay.com/

АКШның Нью-Йорк штаты югары суды Голливуд продюсеры Харви Вайнштейнны 23 елга ирегеннән мәхрүм итте. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Гаепләнүчене суд залыннан кулына богау кидереп, каталкага салып алып чыгып киттеләр. Март башында аңа йөрәгенә операция ясаганнар.

Февраль аенда присяжныйлар продюсерны ассистентын җенси якынлыкка мәҗбүр итүдә, стилистын көчләүдә гаепле дип тапты. Вайнштейнны башка өч гаепләүдә акладылар. Әгәр алары буенча да гаепле булса, аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал иде.

Вайнштейнны уннарча хатын-кыз бәйләнүдә гаепләгәч, Голливудта җәнҗал чыккан иде. Гаепләүчеләр арасында Анджелина Джоли, Ума Турман һәм Эшли Джадд кебек танылган актрисалар да бар. Шуннан соң продюсерны үзенең шәхси компаниясеннән эштән кудылар, тикшерү эшләре башланды. Вайнштейн гаепләрне кире какты.

Әлеге вакыйгадан соң сексуаль бәйләнүләр корбаннары #MeToo хәрәкәтен башлаган иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100