Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Голливуд актеры Джон Траволтаның хатыны яман шештән үлгән

Актриса Келли Престон«Джерри Магуайер» фильмында уйнаган иде.

news_top_970_100
Голливуд актеры Джон Траволтаның хатыны яман шештән үлгән
Михаил Захаров

Дөньяда билгеле актер, Голливуд артисты Джон Траволтаның хатыны 57 яшендә үлгән. Аның күкрәгендә яман шеш булган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Джон Траволта хатыны — актриса Келли Престон вафаты турында инстаграмда язып куйган.

«Йөрәгемә бик авыр, минем гүзәл хатыным Келли күкрәк бизе яман шеше белән ике еллык көрәштә оттырды», — дип яза ул.

Посмотреть эту публикацию в Instagram

It is with a very heavy heart that I inform you that my beautiful wife Kelly has lost her two-year battle with breast cancer. She fought a courageous fight with the love and support of so many.  My family and I will forever be grateful to her doctors and nurses at MD Anderson Cancer Center, all the medical centers that have helped, as well as her many friends and loved ones who have been by her side. Kelly’s love and life will always be remembered. I will be taking some time to be there for my children who have lost their mother, so forgive me in advance if you don’t hear from us for a while.  But please know that I will feel your outpouring of love in the weeks and months ahead as we heal. All my love, JT

Публикация от John Travolta (@johntravolta)

Джон Траволта онкология үзәгендәге табибларга, шәфкать туташларына Келлиның тормышы өчен көрәшкән, Келли янында булган өчен рәхмәт әйтә. Актер үзен ятим калган балаларына багышларга теләвен яза.

Джон Траволта һәм Келли Престон 1991 елда өйләнешә. Аларның ике улы һәм бер кызы бар иде. 2009 елда аларның 16 яшьлек улы һәлак була. Үсмер ванна кырыена бәрелгәннән соң үлгән, диелә бу хәбәрдә.

Келли Престон «Близнецы», «От заката до рассвета», «Поле битвы: Земля», «Джерри Магуайер» кебек кинолардагы рольләре белән таныш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100