Бераз ачырак туфрак ярата торган бүлмә гөлләренә кофе шәп ашлама була. Бу турыда киңәшләр сайтында язылган.
Кофе туфракны ачыландыра һәм гөлләр матур булып үсә.
Кофе азот чыганагы да була. Яшел яфраклар өчен нәкъ менә азот кирәк.
Шунысын истә тотыгыз: кофеда катнашмалар булмасын. Юкса мондый кофе гөлгә зыян китерә.
Мондый ашламаны атнасына бер тапкырдан артык кулланырга ярамый!