Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Голландия» исеме рәсми рәвештә кулланылудан туктады

Ил хөкүмәте фикеренчә, үзгәрешләр нәтиҗәсендә наркотиклар һәм фахишәлек белән бәйле тискәре имидждан котылырга мөмкин булачак. Бу хакта Mail.ru хәбәр иткән.

news_top_970_100
«Голландия» исеме рәсми рәвештә кулланылудан туктады
https://pixabay.com/ru

2020 елның 1 гыйнварыннан рәсми рәвештә Нидерланд өчен «Голландия» атамасы кулланылудан туктады. Ил хакимияте элегрәк хәбәр иткәнчә, бу аның имиджын яхшырту өчен эшләнә.

Моннан соң җирле хакимият, югары уку йортлары, шәхси компанияләр һәм басмалар «Нидерланд» атамасын гына кулланырга тиеш. Әлеге реформаларга якынча 200 мең евро акча бүлеп бирелгән.

Үзгәрешләрнең гамәли максаты да бар. Хөкүмәт фикеренчә, әгәр дә исем үзгәрсә, туристлар Голландиянең тарихи өлкәсенә азрак йөриячәк һәм күбрәк Нидерландның башка өлешләрен карарга киләчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100