Гөлия Вәлиәхмәтованың пластик операция ясатуына әбисе: «Ясатмаган әйберегез калмады инде»
Блогер Гөлия Вәлиәхмәтованың чираттагы пластик операция ясатуы хакында язган идек. Гөлия бу хакта әбисенә дә сөйләгән һәм якын кешесенең реакциясен Макстагы каналында күрсәткән.
«Тәүбә, тәүбә. Тар күлмәгеңне кигәч, курчак кебек булдың. Арт ягың нишләгән соң синең? Тәртипсез! Ясатмаган әйберегез калмады инде. Бөтен әйбереңне пычак астына салырга димәгән бит инде, берсе яхшы булса да, икенчесе начар булырга мөмкин бит аның. Кит, кит, кит», – дип, Гөлиянең инде фәләненче операциясен ясатуын искәртә ул.
Гөлия Вәлиәхмәтова әбисенә ябыккач, арт ягының бөтенләй калмавын, шуңа да биленнән май алып, шул җиренә куюларын аңлатырга тырышып карый. Ләкин әбинең үз сүзе.
«Соң анда алырлык май бармы? Менә минекеннән алып сиңа куйсалар, әйтер идем инде. Авыр хәлләр. Кешенең кирәккә операция ясатырга йөрәге ярыла, ә син», – дип ачулануын дәвам итә ул.
Гөлиянең: «Хәзер башка заман бит, зур әни», – дигәненә дә каршы төшә әбисе. «Харап инде, харап. Кит инде. Чыгып торган кирәк идеме сиңа. Синең бит ул бар иде, әнә шул ябыгып, ашамыйча торып юкка чыкты. Тыңлыйсым да килми бу хакта, башка сөйләмәгез», – дә дип, теманы ябып куйган зур әнисе.