news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлия Вәлиәхмәтованы әбисе ачулана: «Садигыгыз да, укуыгыз да кыйбатлы»

news_top
Гөлия Вәлиәхмәтованы әбисе ачулана: «Садигыгыз да, укуыгыз да кыйбатлы»
Фото: Гөлия Вәлиәхмәтова сәхифәсеннән. Видеодан скриншот

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтованы әбисе баласын түләүле балалар бакчасына йөрткәнгә һәм татарчага өйрәтмәгәнгә тәнкыйтьләгән. Әби кеше оныгын ачулана, кечкенә Амирага балалар бакчасында инглиз теле өйрәтүләренә дә исе китми.

Сезнең садигыгыз да, укуыгыз да кыйбатлы бит инде. Кеше шикелле, башка балалар янында гына булса! Алай йөрмиме икән ул бала? Түләүсез, 4-5 меңлекләренә генә (бакчаның). Илшат кызлары йөриләр бит әнә, 1 яшьлеге дә китте, елмаеп, – ди ул.

Амира инглиз телен белә бит, зур әни, – дип, аңа каршы төшә Гөлия.

Сөйләшә белми, миңгерәү кебек утырабыз инде, кызың инглиз телен белә, дип… «Исәнме, кызым», – дигәнеңә дә җавап кайтара белми. Инглиз теле кемгә кирәк соң ул!

Ә кем белә соң әле бу яшьтә?

Кая бара соң әле ул белеп, нишли?

Хәтердә кала.

Татарчаны да истә калдырырга кирәк, – дип ачулана ул Гөлияне.

Ахырдан сторисларында язуынча, Гөлия белән тормыш иптәше Марат Мухин кызлары белән бары тик рус телендә генә аралашалар икән. Чөнки Амираның теле соң ачылган, логопед әти-әнигә бала белән бары тик бер генә телдә аралашырга кушкан. Мухиннар рус телен сайлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар