Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлия Вәлиәхмәтова хыянәтне кичерү турында: «Гаиләне тәэмин итүче ирне гафу итәр идем»

news_top_970_100
Гөлия Вәлиәхмәтова хыянәтне кичерү турында: «Гаиләне тәэмин итүче ирне гафу итәр идем»
"Татар-информ" архивы

Блогер, аранжировкалар остасы Марат Мухинның тормыш иптәше Гөлия Вәлиәхмәтова сторисларында «подписчик»ларының сорауларына җаваплар язган. Күпчелек хатын-кызлар «юк» дип җавап бирәчәк, «Хыянәтне кичерер идегезме?» дигән сорауга карата Гөлия болайрак фикер йөрткән:

«Кемне һәм ничәнче тапкыр булуына карап! Гаиләне тулысынча тәэмин итә, сине ярата, хөрмәт итә һәм кадерли, якыннарының бөтен әйберсе дә булсын дип тырыша торган ирне гафу итәр идем.

Ә инде син балаң һәм үзеңнең сәяхәт итү, үзең теләгәнчә киенү мөмкинлегең булсын өчен ат урынына эшлисең, ә ирең бу мәсьәләләрне уйлап та бирми икән… Андый очракта хыянәткә түзеп тора алмас идем», – дигән ул.

Гөлия: «Марат Мухинның беренче никахыннан туган кызы Сәфинә белән нигә якыннан аралашмыйсыз? Ял итәргә очканда аны да үзегез белән алмыйсыз?» – дигән сорауны да җавапсыз калдырмаган.

«Беренчедән, балаларның ялын мин түгел, ә әти-әниләре түләргә тиеш, дип саныйм. Марат: «Барыбыз өчен дә түлим, Сәфинәне дә үзебез белән алабыз», – дисә, мин каршы килмәячәкмен. Икенчедән, нигә сез мине Сәфинә белән аралашмый дип уйлыйсыз? Очрашканда сөйләшәбез.

Марат белән өйләнешкәч тә, мин үземнең психологымнан: «Миңа бу ситуациядә нишләргә, үземне ничек тотарга?» – дип сорадым. Миңа психологымның позициясе бик ошады. Мин аның киңәшләре буенча яшим.

Сәфинәгә карата мөнәсәбәтем яхшы. Ә Марат белән аларның үзара мөнәсәбәтләренә кысылмыйм», – дигән Гөлия.

Комментарийлар (4)
Калган символлар:
  • 23 май 2023
    Исемсез
    Хэерче хатыннардан да эшэкерэк кеше юк
  • 22 май 2023
    Исемсез
    Мухиннын байлыгына кызыкты, диючелэр Голиянен нинди гаилэдэн булуын, ни белэн шогыльлэнуен белми ахры😂
  • 18 май 2023
    Исемсез
    мухинын байлыгына кызыкты бу хатынкай
  • 18 май 2023
    Исемсез
    Нинди меркантиль , материаль байлык , малга табынучы хатын икэн бу . Бу бугенге кондэ деградациянен бер формасы, бигерэк тэ хатын кызларда таралган, кеше хисабына яшэу,урысча халявщица.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100