Гөлия Вәлиәхмәтова тормыш сабагы турында сөйләде: «Күтәреп кайткан суын миңа коймас»

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтовадан язылучысы балачакта алган тормыш сабагы турында сораган.
«Яхшы сорау. Бер тормыш сабагы гомерлектә истә калды. Мин авылда әти ягыннан әби-бабайда идем, миңа 6-7 яшь. Һава торышы болытлы, салкынча. Мин урамда йөрим, шул вакытта туганнан туган абый коедан су алып кайтып килә. Мин аны үртәдем. «Тагын бер тапкыр шулай итәсең икән, өстеңә боз кебек салкын су коям», – дип кисәтте мине.
Әлбәттә, мин ышанмадым. Урамда салкын, аннары урам буйлап күтәреп кайткан суын миңа коймас инде, дип уйладым. Һәм тагын котырттым. Сез нәрсә дип уйлыйсыз? Ул уйлап та тормады, 1 чиләк салкын суны өстемә койды. Мин шокта калдым, дип әйтү генә аз.
Шуннан мин «үз көчең җиткәндә генә үртәргә кирәк» дигән нәтиҗә ясадым», – дип яза ул.