Блогер, Марат Мухинның тормыш иптәше Гөлия Вәлиәхмәтова тагын бер пластик операция ясаткан. Ул бу хакта инде күптән хыялланган булган. Дөрес, блогер операцияне төгәл генә кайсы җиренә ясатуы хакында әйтми.
«Моннан 15 ел элек иң яхшы пластик хирургларның берсендә әлеге операцияне ясату өчен акча туплап куйдым. Ләкин моның өчен минем билгеле бер авырлыкта булуым кирәк иде. Ул чакта көчкә-көчкә 7-10 кг авырлыкны ташладым. Ләкин, консультациягә килгәч, ул миңа тагын 5 кг га ябыгырга кушты. Мин инде моны булдыра алмаячагымны аңладым, чөнки рәхәтләнеп ашыйсым килә иде.
Бу сорауга мин узган ел әйләнеп кайттым. Мәскәүдәге башка хирургка мөрәҗәгать иттем. Ул чакта табиб миңа бу операция өчен җитәрлек маем булмауны әйтте», – дип сөйләгән ул үзенең сәхифәсендә.
Шуңа да карамастан, Гөлия операцияне ясату җаен тапкан. Ул язылучыларына барысы хакында да бәйнә-бәйнә сөйләп барырга вәгъдә итә.
Комментарийларда исә Гөлиянең инде болай да бик матур булуы турында язалар, тәне белән эспериментлар ясамаска өндиләр.
Соңрак Гөлия наркоздан айныган видеосын кертте. Язылучыларында күкрәгенә операция ясаткан, дигән фараз бар.
Моннан берничә ел элек Гөлия Вәлиәхмәтова ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаткан иде. Ул аннан соң бик нык ябыкты.