news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлия Вәлиәхмәтова сәяхәтләргә иреннән башка йөрү сәбәбен әйтте

news_top
Гөлия Вәлиәхмәтова сәяхәтләргә иреннән башка йөрү сәбәбен әйтте
Фото: "Татар-информ" архивы

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтованың «подписчик»ларын күптәннән бер сорау борчый. Алар ни өчен блогерның сәяхәтләргә иреннән башка гына йөрүе белән кызыксына.

Гөлия Вәлиәхмәтова, чыннан да, бик еш сәяхәт итә, ил арты ил алыштыра. Ә менә аның тормыш иптәше, аранжировкалар остасы Марат Мухинны хатыны янәшәсендә бик сирәк күрәбез.

Гөлия Вәлиәхмәтова сүзләренчә, иренең эшен ташлап китә алмавы – төп сәбәп.

«Мин бик еш очам, бу инде – минем тормыш рәвешем. Әле үземнең графикны карадым, быел гына да 1 айга 2 сәяхәт көтелә. Ә Маратның ул кадәр сәяхәт итү мөмкинлеге юк. Аңа эшләргә кирәк. Минем эшем онлайн. Барысы да телефонда.

Аннан, без Марат белән дә ялга аз йөрмибез. Елына 2-3 мәртәбә бергә очабыз», – дип җавап язган ул «подписчик»ларына.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар