Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлия Вәлиәхмәтова Марат Мухин белән танышуы турында: «Бигрәк сәер кеше дип уйладым»

news_top_970_100
Гөлия Вәлиәхмәтова Марат Мухин белән танышуы турында: «Бигрәк сәер кеше дип уйладым»
"Татар-информ" архивы

Музыкант, аранжировщик Марат Мухинның тормыш иптәше, популяр блогер Гөлия Вәлиәхмәтова ВКонтакте сәхифәсендә ире белән танышу тарихын сөйләгән.

«Мине Данир Сабиров үзенең туган көн концертына чакырды. Концерттан соң мәҗлес ресторанда дәвам итәргә тиеш иде. Концертка мин Эльмира һәм Филүс Каһировлар белән килдем.

Концертка без аз гына соңга калдык. Мин Данир өчен бүләк алган идем, ул пакетны Филүс күтәреп барды. Без урыннарыбызны эзләгәндә Филүсне Марат күреп алды һәм аңа уңайлырак булсын өчен ул пакетны үзенә алып торды. Шул вакыт мин беренче тапкыр Маратны күрдем һәм «күзләре нинди матур» дип уйладым.

Концерттан соң ресторанга киттек. Мин Маратның тәртипле, тыйнак, тыныч булуына игътибар иттем. Ләкин без ул кичне аның белән аралашмадык.

Минем күптәннән әнинең туган көненә берәр татар җырчысыннан җыр яздырып бүләк итү хыялым бар иде. Бу турыда Миләүшәгә (Данирның хатыны) сөйләгәч, ул җырны минем үземә энем Рәзил белән бергәләп башкарырга киңәш итте. «Марат барысын да эшләп бирәчәк, җырын да язар, сезне дә яздырыр. Мин аңа синең турыда әйтеп куярмын», - диде.

Маратка язам. Ә ул миңа: «Әле генә «Банное» чаңгы курортыннан кайттым. Бүген минем ял», - дип җавап бирә. 

Шул вакыт мин шунда аның турында: «Бигрәк сәер кеше» дип уйладым. Нигә миңа болар турында язып торырга инде. «Ярар» яки «юк» дип кенә әйтсә ярамаганмы.

Күпмедер вакыттан соң мин аңа яңадан шалтыраттым һәм без очрашып җыр яздырдык. Шулай итеп аның белән аралаша башладык. Бер елга якын социаль челтәрләрдә язышкач, бер-беребезгә тартылуыбызны аңлап, очраша башладык. Һәм менә без ир белән хатын», – дип язган Гөлия. 

Социаль челтәрләрдә утыручылар Марат белән Гөлия бер-берсенә охшаган дип тапкан. «Сез искиткеч матур пар, бер-берегезне кадерләп, мәхәббәтегезне саклап яшәгез. Бәхетле булыгыз», «Бер тында укып чыктым. Сез бик матур пар, сөенәбез сезнең өчен», – дигәннәр.

«Шул вакыттан бирле без дә сезнең белән бергә «яшибез» инде», – дип язып куйган берсе, Гөлиянең блогында гаиләсе бик күп урын алуына ишарәләп.

 

Фото: © https://vk.com/valiakhmetovaguliya

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100