Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлия Вәлиәхмәтова күкрәгенә операция ясаткан

news_top_970_100
Гөлия Вәлиәхмәтова күкрәгенә операция ясаткан
социаль челтәрләр

Блогер Гөлия Вәлиәхмәтова, имплантлар куйдырмыйча гына, күкрәген күтәртү буенча операция ясаткан. Ул сәламәтлеген Мәскәүнең бер шәхси клиникасында эшләүче, чыгышы белән Башкортстан якларыннан булган табибка ышанып тапшырган.

Гөлия операциянең уңышлы узуын, үзен яхшы хис итүен әйтеп, «подписчик»лары белән элемтәгә чыкты.

«Операция алдыннан хирург палатама килде. Кирәкле сызымнарны сызды. Шулай ук палатага УЗИ аппараты алып килделәр. Казанда вакытта бер күкрәгемдә тыгызланып торган урын тапканнар иде. Аны алып ташларга кирәк булачагын әйттеләр. Хирург башта үзе дә УЗИ аша карады да аны операция вакытында алып атты.

Операция 3-4 сәгать дәвам итте. Аннан мин ярты көн буе йокладым, аппетитым да булмады. Әмма миңа барыбер кичке аш алып килделәр. Монда бик тәмле ашаталар, палата бик яхшы, кондиционер да бар.

Әлегә күкрәкләрем шешеп тора. Тик мин үземне яхшы хис итәм. Күңелем генә болгана, ризыкның тәмле исләре килеп торса да, ашарга куркам.

Миңа битараф булмаган, хәлемне белешеп торган, уңышлар теләгән һәммәгезгә рәхмәт», – дип сөйләгән Гөлия блогында.

Блогерны инде бүген үк хастаханәдән чыгарырга тиешләр.

Гөлия Вәлиәхмәтова моннан 1 ел элек ашказанын кечерәйтү буенча операция ясаткан иде инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100