Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлия Вәлиәхмәтова Дубайга турлар саткан блогерлар турында: «Минем башымда 3 вариант бар»

news_top_970_100
Гөлия Вәлиәхмәтова Дубайга турлар саткан блогерлар турында: «Минем башымда 3 вариант бар»
"Татар-информ" архивы

Блогер, Марат Мухинның хатыны Гөлия Вәлиәхмәтова Дубайга сәяхәткә турлар саткан блогерларга бәйле вазгыятькә карата үз фикерен әйтте. Илүсә Фәләхова һәм аның ире Рушан бу бизнесны башлап җибәргәндә, Гөлия аларга үз сәхифәсендә реклама ясаган булган.

«Илүсәләр ул вакытта Дубайга күченгән генә иде әле. Башта аларның промотурлары бар иде. Бу – май ае иде бугай, ялгышмасам. Мин аның белән аралаштым, ул миңа сөйләде, миңа да әйтергә кушты. Мин әйттем. Ул вакытта аларда турлар 37 мең сум тора иде. Сез кайда күрдегез минем кичә яки бүген аларга реклама ясаганны? Бу – май аенда булды. Иң башында. Аларның промотурлары булды.

Әгәр дә алар халыкны шулай «төп башына» утыртачакларын белгән булсам, рекламалаган булыр идемме мин аларны? Әлбәттә, юк. Дус булганга алдым, бер сторис иде. Мин аларга шундый реклама ясадым», – дип аңлата Гөлия.

Аннары ул бу темага түбәндәгеләрне өсти.

«Күп сәяхәт итәсез, турларның алай түбән бәядән сатылмаганын аңлыйсыз, дигән сорау килде. Беренчедән, алар ул вакытта виллада яшәде һәм кунакларны үзләренең йортларына алып кайталар иде. Алар очып килү өчен генә түли иде. Анда очып бару һәм кире кайтуны 37 меңгә алып була иде, хәзер ничек икәнен белмим. Андый бәяләр булмаган очракта да, бизнес ул шундый әйбер ул – һәрвакыт башта реклама өчен нәрсәдер эшлисең, иң түбән бәя куясың. Үзеңә зыяны булса да. Туристларны китерү өчен, ялны күрсәтү өчен. Аннары тиешле бәягә сатып булыр иде. Мин шулай булыр дип уйладым...

Ләкин турга бәяләр түбәнәйгәннән-түбәнәя барды. 10 мең сумга Дубайга тур тәкъдим итүләрен күргәч, мин монда нәрсәнеңдер «чиста булмавын» аңладым. Бу бит пирамида сыман: синең хәзер түләгән акчаларыңа башка туристлар ял итә. Минем танышым да алданды. «Гөлия, без гаиләбез белән Илүсәдән тур сатып алдык», – дигәч, шаккаттым. «Син нинди баш белән уйладың?» – дидем.

Мин бу турыда нәрсә уйлыйм? Мин дә, башкалар кебек үк, бу ситуациядән шок хәлендә. Мин Илүсәне шәхсән беләм. Аны мондый эшкә сәләтле дип уйламаган идем», – дип сөйләгән Гөлия бу хакта.

«Башымда өч вариант бар:

- беренчесе: начар компаниягә эләгеп, үзе дә теләмичә, бу ситуациядә калган;

- икенчесе: алар нормаль бәягә нормаль турлар сатарга теләгәннәр, әмма ул бәягә беркем дә сатып алмаган. Шуңа күрә башта (арзан бәядән) промотурлар ясарга уйлаганнар, һәм бу озакка киткән. Ахыры аянычлы булачагын фаразларга компанияләрендә акыллы кеше булмаган;

- өченчесе: алар шул дәрәҗәдә намуссыз кешеләр, хәтта нәрсә эшләгәннәрен төгәл аңлап эш иткәннәр», – дип язган ул үзенең сәхифәсендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100