Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлинә Шәйхи авариягә очраган: «Булды, менә үлдем, дип уйларга гына җитештем...»

news_top_970_100
Гөлинә Шәйхи авариягә очраган: «Булды, менә үлдем, дип уйларга гына җитештем...»
социаль челтәрләр

Журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхи Вадим Захаров концертыннан кайтып барганда куркыныч хәлгә очраган. Аңа төнне хастаханә юлларын таптап уздырырга туры килгән.

«Хәзер бер әйбер сөйлим. Тик әнигә әйтмәгез, зинһар, яме. Безнең өчен бик авыр тема ул.

Бу – кичә Вадим Захаров концертында, һәм ул безнең соңгы фото була ала иде.

Концерт бетеп 10 минут үтүгә, мин утырган таксига каршеринг очып килеп керде. Салон буенча ничә тапкыр кая бәрелеп була, бөтен җиргә бәрелеп чыктым… Бөтен тормышың күз алдыннан уза, диләр андый чакта. Ююююк. Булды, менә үлдем, дип кенә уйларга җитештем.

Шуннан килде «скорый», «ТНВ». Мине больницага алып киттеләр. МРТ, УЗИ – бөтен әйберне үткәреп чыгардылар. Бар да тәртип, шөкер. Баш белән каты бәрелгәч, мәҗбүри рәвештә үткәрделәр.

Аллаһы Тәгалә мине икенче тапкыр саклап калды. Это было жестко/страшно/больно. Ярый әле мин шалтыратуга очып килеп җитүче бар иде. Баш авыртуына чыдарлык түгел иде кичә. Кайтып ятканда иртәнге 5 иде.

Хәлем ярый бүген, шөкер. Бер җирем сынмады, ушиб кына бар. Ләкин тормыш кадерен әйбәт аңлатты кичәге кич. Хәл белеп язган, шалтыраткан һәр кешегә рәхмәт. Бөтен җирем исән-сау, шөкер. Әмма әйтәсе килгән сүзем бар: кайда гына, нинди генә хәлдә калсак та, безне һәрвакыт әни догасы яшәтәчәк. Әни йөрәге баласының һәр хәсрәтен дә, шатлыгын да үтәли тоя. Гомер буе шул дога озата барсын иде безне, – дип сөйли ул сторисларында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100