news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлинә Шәйхи артистларга: «Бер-берегезнең шәхси тормышын актарып туймадыгызмы әле?»

news_top
Гөлинә Шәйхи артистларга: «Бер-берегезнең шәхси тормышын актарып туймадыгызмы әле?»
Фото: "Татар-информ", Рамил Гали

Шагыйрә, журналист Гөлинә Шәйхи, социаль челтәрләр аша артистларга мөрәҗәгать итте. Түбәндәге постны язарга аны соңгы вакытта җырчы Ильмира Нәгыймова белән Марат Яруллин тирәсендә купкан шау-шу этәргән.

«Мин хәзер бик сирәк язам мондый постлар. Гәрчә һәр икенче берәү миннән моны көтсә дә. Бу юлы тутырып артистларның үзләренә ачык пост язасы килә. Бер-берегезнең башыннан йөреп, бер-берегезнең заллары тулмаганнан көлеп, бер-берегезнең шәхси тормышын актарып туймадыгызмы әле? Ярар, кертте ди Нәгыймова пост. Ул аның шәхси сәхифәсе, шәхси мөнәсәбәте. Димәк, күңеле белән ул шулай теләгән. Аңа шулай җиңелрәктер, бәлки. Артистта да шул бер йөрәк бит инде ул!

Сез соң нигә коллегагызны шул кадәр мыскыл итеп постлар кертәсез? «Әтәч-тавыклар», «бу безнең соңгы бию», «4 елдан соң...», – дип сторислар кую сезгә нигә? Ярык аша көлеп утырганчы, үзләрен билгеләп куеп көлегез. Үзләре дә күрми калмасын (исемләп тә яза алам)! Сез бит бер-берегезне үтәли күрергә тиешле кешеләр. Бу бит берегез өчен дә яңалык түгел иде. Моны һәркайсыгыз белде, һәркемнең концертына парлап йөрделәр. Хәзер ник рәвеш ясыйсыз?! Маратны яклыйм дип, Нәгыймованы кимсетү нигә? Алар арасында ни булганын фәкать алар үзләре генә белә. Көзгегә багыгыз әле бераз! Сезнең бит яртыгыз үзегез дә шул хәлдә! Күбегез махсус: «Пиар ясыйк әле миңа, әйдә берәр «мөгез» язып чыгарыйк әле концерт алдыннан», – дип, журналистларга, я булмаса, социаль челтәрләрегезне алып баручы кешеләрегезгә әйтәсез түгелме? Әйтәсез ич! Юкса, күбегез нык популяр, заллар тутырып концерт куя торган артистлар. Вакланмагыз әле!

Кемнәр соңгы арада Тинчурин театрында «Әни килде» спектаклен карады, алар өчен бу таныш сүз булыр. Анда Ананың искиткеч тирән сүзләре бар: «Кеше булыгыз! Ил күзендә йөзегез ак калсын!» Акланмагыз, тапланмагыз һәм таптамагыз.

P.s. Бу пост заказга язылмады. Беркайчан да заказ белән пост, мәкалә язган юк. Ильмира белән безнең бердәнбер уртак җыр бар һәм аны да Эльмира Сөләйманова җырлый иде (урыны җәннәттә булсын). Без фәкать шул җыр аша таныш. Ә җырчы буларак ул үз-үзен күтәргән, популяр артистлар рәтендә. Кешенең уңышын күтәрә алмасагыз, аяк булса да чалмагыз. Сезне әле йодрык кебек бер учка җыеп тотучы сәхнә бар. Ә сәхнәгә пычрак аяк кием белән менмиләр, – дип язды Гөлинә Шәйхи үзенең сәхифәсендә.

Ә сез Гөлинә белән килешәсезме?

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар