Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлинә Шәйхи артистка мактаулы исемне кыр батырлары янында бирүне ошатмаган?

news_top_970_100
Гөлинә Шәйхи артистка мактаулы исемне кыр батырлары янында бирүне ошатмаган?
Социаль челтәрләр

Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артисты Рәзинә Заһидуллинага Сабан туе мәйданында «Татарстанның атказанган артисты» исеме бирелгән. Бу хакта журналист, шагыйрә Гөлинә Шәйхи хәбәр итә.

«Чәчләрдән йолкыша-йолкыша сугышкан кешең белән шатлыгыңны да, кайгыңны да бүлеш, имеш. Әнә шул холык кемнең кем икәнен күрсәтте дә, вакыт яхшыларын аралап калдырды. Бүген исә синең шатлык – минем шатлык. Сиңа исем бирергә дип указ чыккан көнне шатлыктан елаган күк халәт бүген. Лаекларның лаек булырга хакы бар.

Әле бер генә артистка да Сабантуйда, кыр батырлары белән бергә бастырып, «Татарстанның атказанган артисты» дигән исем биргәннәре юк иде. Син – беренче. Моннан соң гел Сабантуйда бирә торган булырлар әле. Дөньясы шаккатып карап ятсын», – дигән ул. 

Рәзинә Заһидуллина үзе дә: «Атказанган дигән мактаулы исемгә лаек дип тапканыгыз өчен рәхмәт», – дип язып куйган. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 5 июль 2023
    Исемсез
    Самый главный биргэннэр бит
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100