Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Адель үзен кулга алгач укытырмын»: Юл һәлакәтендә һәлак Ләйләгә тапшырылмаган хат

news_top_970_100
«Адель үзен кулга алгач укытырмын»: Юл һәлакәтендә һәлак Ләйләгә тапшырылмаган хат

Лениногорскида яшәүче шагыйрә Гөлфия Шәйдуллина авариядә һәлак булган якташы – 18 яшьлек Ләйлә Сираева турында үзәк өзгеч шигырь язган иде, дип хәбәр иткән идек. Ул аңа «Тапшырылмаган хат» та язган.

«Ләйләбезне югалткан көннән бирле, күңелне нидер кимерә. Япь-яшь гомернең өзелүе беркемне дә битараф калдырмады. Алай гына да түгел, Адель белән Ләйлә арасында булган чиста, саф мәхәббәт, киләчәккә өмет белән караган хыяллар Адельне сагыш күленә илтеп салуы күңелне борчыды. Янына барып, иңнәреннән кочып: «Күркәм сабырлыклар телим, кайгыңны уртаклашам», – дип, юату сүзләре әйтәсем килде.

...Ләкин, нишләмәк кирәк, язмышлардан качып калып булмый, кеше гүренә кеше керми, дип бабайларыбыз белми әйтмәгән. Ана карынында ук язылган язмышны без үзгәртә алмыйбыз. Раббым язганны күрәбез. Язмыш йөртә бәндә баласын. Мәхәббәтен югалткан Адельгә бүгенгесе көндә бик авыр, бик тә. Ә Ләйләнең әнисенә нишләргә? Газиз сабыен югалту ачысын ничек йотарга, кайлардан сабырлыклар алырга?! Анага меңләтә авыр. Тик тормыш дәвам итә, бар көчеңне, сабырлыгыңны йодрыкка җыеп, Ләйләбезгә догалар бирер өчен, аны һәрдаим искә алыр өчен, оҗмахларда бергә күрешер өчен, Аллаһ тарафыннан безгә бүләк итеп бирелгән гомеребезне яшәргә кирәк. Сабыйның, Ләйләнең, урыны – җәннәттә, тәннәре – рәхәттә, рухлары шат булсын. Амииин.

Адель, иркәм, сиңа сүзем бар...

...Хәсрәт йөри бәндә башларыннан,

Агач башларына кунмый ул,

Язмышларны күрми, беркем гүргә керми,

Яраларың бәйлә... сабыр бул...

Күреп торам, әрнү йөрәгеңдә,

Юату сүзе монда урынсыз –

Күңел түрен ялкын яулап ала,

Аяк тотмый, кала буынсыз.

Кырык бер энә йөрәккә кадала да

Һәркөн саен берсе коела,

Яраларың тирән, әрнүең нык –

Көннәр үтмәс кебек тоела.

Йөрәгең кабул итми якты көнне –

Кара тоташ төннәр күңелеңдә,

Яраларның яңа чагы әле,

Сары сагыш зәңгәр күгеңдә.

Сабырлыгың җыеп, алга кара,

Әти-әниең, туганың яныңда,

Синең хәләт алар өчен авыр –

Син торасың сагыш ярында.

Хәсрәт хәсрәткә охшамый шул,

Хәсрәт савытлары бушамый,

Көтәсеңдер, Ләйләм чыгар, диеп,

Киткәненә күңелең ышанмый.

Раббым биргән ачы сынауларны

Сабыр итеп үтми нишлисең.

Тормыш дәвам итә, алга кара,

Мин ышанам, чыдам, көчле син.

Вакыт дәвалый ул яраларны,

Мәңге төзәлмәс кебек булса да.

Чарасызлыктан, ни эшләргә белми,

Упкыннарга карап торсаң да.

«Гөлфия апа, безнең зур кайгыбызга битараф булмаганга зур рәхмәт. Адель бераз үзен кулга алгач, мин аңа укытырмын», – дип язган Адельнең әнисе.

«Ләйлә миңа үз оныгым кебек иде», – дип язган Адельнең әбисе.

Иске Иштирәктә яшәүче 18 яшьлек Ләйлә 2 сентябрьдә Лениногорск – Чирмешән юлында «Гранта» автомобилендә барганда, «Газель» автомобиленә бәрелеп һәлак була. Ул фото белән шөгыльләнгән. Фаҗига буласы көнне иртүк Казаннан эшкә – Лениногорск мәчетендә яшь парларның никах мәҗелесен фотога төшерергә кайткан булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100