news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гөлфия Гайнуллина:«Архивта саклана торган документлар тәфсилләп, системалы өйрәнүне көтә»

Татарстан Милли китапханәсендә «Әдәби фест» фестивале кысаларында совет чоры әдәби архивларына багышланган фәнни-популяр лекция үтте. Аны Казан федераль университетының татар әдәбияты кафедрасы доценты, филология фәннәре кандидаты Гөлфия Гайнуллина тәкъдим итте.

news_top
Гөлфия Гайнуллина:«Архивта саклана торган документлар тәфсилләп, системалы өйрәнүне көтә»
Фото: © «Интертат», Ильвира Степанова

Галимә чыгышында совет чорында яшәгән классик әдипләребезнең архивлары ни дәрәҗәдә өйрәнелүе, өйрәнелгән материалның яшьләр аудиториясенә ничек тәкъдим ителүе һәм бүгенге көндә бу юнәлештә нинди мөмкинлекләр барлыгы турында сөйләде.

«Әмирхан Еники архивын өйрәнеп шактый гына уйландым»

Гөлфия Гайнуллина сүзен үз тәҗрибәсеннән башлады. Ул тамашачыга теманы сайлавының сәбәбен аңлатты: «Бу теманы сайлар алдыннан мин үзем Әмирхан Еники архивын өйрәнеп шактый гына уйландым», - диде ул.

Әмма мәсьәлә бер әдип белән генә чикләнми. Лектор берничә исемне санап үтте: Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев, Хәсән Сарьян, Аяз Гыйләҗев — 1960-1980 нче еллар татар прозасының йөзек кашы булган әдипләр. Аның фикеренчә, аларның архивлары да игътибардан читтә калган.

«Әмирхан Еники архивы гына түгел, совет чорында яшәгән Гомәр Бәширов, Мөхәммәт Мәһдиев һәм башка 1960–1980 нче еллар прозасының йөзек кашы булган әдипләребезнең архивлары ни дәрәҗәдә өйрәнелгән, ә өйрәнелгәне ни дәрәҗәдә яшьләр аудиториясенә тәкъдим ителгән?» — дип сорау куйды ул.

«Шушы сорауга Әмирхан Еники архивы мисалында җавап бирәм»

Лекциянең иң кыйммәтле өлеше — аның гамәли ягы иде. Гөлфия Гайнуллина үзе дә бер җавап тәкъдим итте. Аның фикеренчә, бүгенге шартларда классик әдипләребез турында белергә теләгән кеше өчен мәгълүматлар һәм мөмкинлекләр җитәрлек — мәсьәлә аларны ничек куллануда.

«Бу чорның йөзек кашы булган классик әдипләребез турында тагын кайдан, нинди мәгълүмат алып була? Без яшьләрне ничек өйрәтә алабыз соң? Шушы сорауга мин Әмирхан Еники архивы мисалында җавап бирәм», — диде ул.

Лекциядә Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының Язма мирас үзәгендә саклана торган архив материаллары турында сөйләнде. Алар арасында акка күчереп язылган автографлар, әсәрләр нәшер итү хакында комментарийлар, искәрмәләр, текст чыганак буларак материаллар, хатлар, көндәлекләр дә бар.

«Бүгенге көндә язма мирас үзәгендә саклана торган документлар тәфсилләп, системалы өйрәнүне көтә, — дип ассызыклады лектор. — Мисалга, әдипнең язма мирас үзәгендә саклана торган архивында Сәйфи Кудаш белән язышкан йөздән артык хаты саклана һәм аларның күпчелеге иске имләдә», - диде ул. Галимә бу язуларның ничек укылуын да күрсәтеп китте — алар җиңел укылмый.

«Әдипнең мәкаләләр төшерү максатыннан җыелган фольклор материаллары да бездә кызыксыну уята. Беренче максат — иске имләдәге материалларны тәрҗемә кылып, кирәклесен фәнни җәмәгатьчелеккә, кирәклесен яшьләр аудиториясенә системага салып җиткерү», — диде ул.

Шулай ук Гөлфия Гайнуллина Язма мирас үзәгендә саклана торган Әмирхан Еникинең «Шаяру» хикәясенең 1959 елда рус телендә басылу тарихына мөнәсәбәтле материалларга тукталды. Әдип мирасындагы хатларның шактый өлеше кириллицада, һәм алар арасында «Наш современник», «Дружба народов» журналлары белән дә язышулар сакланган. Бу хатларда киң җәмәгатьчелеккә мәгълүм булмаган фактлар урын алган. Лектор шуларның берничәсенә тукталып китте.

  • «Әдәби фест» өч көн дәвамында уза. «Ачык университет» кысаларында татар мәдәниятенә, әдәбиятына, сәнгатенә һәм тарихына багышланган ачык лекцияләр һәм дискуссияләр дәвам итәчәк. Бу фестивальнең иң кыйммәтле өлеше — яңа китаплар тәкъдим итү генә түгел, ә онытыла башлаган архив байлыкларын яңадан ачу, аларны яңа буынга җиткерү юлларын эзләү.

Гүзәл Басыйрова

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар