Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина: «Тазармаска тырышам, чөнки тамашачы иң элек гәүдәңә карый»

«Татарстан-24» каналының «Мәдәни агарту» тапшыруында Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина алып баручы Гөлүсә Сөнгатуллина белән иҗаты, татар эстрадасы һәм чибәр булып калуның серләре турында сөйләште.

news_top_970_100
Гөлдания Хәйруллина: «Тазармаска тырышам, чөнки тамашачы иң элек гәүдәңә карый»
Владимир Васильев/архив

«Чаллыда каласы килмәде, Казанны үлеп ярата идем мин»

– «Үчләр итеп елларга» җыры кайгы-хәсрәтләр булганнан соң яңадан сәхнәгә басып эшли башлаган вакытка туры килде. Башкортстанның атказанган артисты Вәкил Мурзин берничә җырын миңа тәкъдим итте. Шулар арасында «Үчләр итеп елларга – җырларга да, җырларга!» дигән җыры да бар иде. Бу җыр – тормыш девизым.

– Иҗатыгызның кайсы өлешен аеруча кадерле дип әйтер идегез? Кайсы мизгел күңелегездә аеруча уелып калды?

– Иҗатымның һәр өлеше кадерле. Иң беренче адым заводта булды: егетләрнең вокаль-инструменталь ансамблендә русча җырлый башладым, аннан соң Ленин исемендәге мәдәният йортында җыр һәм бию ансамблендә җырладым, шунда булачак ирем Рөстәм Хәйруллин белән таныштык. Түбән Камадагы музыка училищесында ярты ел елый-елый укыдым да, «Яшьлек» җыр һәм бию ансамбленә җырларга йөри башлагач, музыка училищесын укып бетердем.

Аннан соң Чаллыда яшәдек, Рөстәмгә кияүгә чыктым. Чаллыда каласы килмәде, Казанны үлеп ярата идем мин. Рөстәмгә: «Ник мине монда калдырдың?» – дип әйтә торган идем. Аннан соң сольный концертлар кую мөмкинлеге туды, кайда яшәүнең мәгънәсе дә юк иде, сольный концертлар куя башлагач, Чаллыда яшәп калдык.

Кайвакыт төнлә уянып китәм дә: «Кайсы шәһәрдә әле мин?» – дип уйлап куям. Гастрольләрдә дә йөргәч, шәһәрләр дә алмашынып тора. Мин моңа бик шат.

«Без «шоу»ны инде күптән ясадык»

– XXI гасырда тамашачының игътибарын җыр белән генә җәлеп итеп буламы?

– Халыкка «шоу» кирәк, диләр. Без «шоу»ны инде күптән ясадык. Баштан гадирәк сольный концертлар булса, аннан соң концертларга төрле элементлар кертеп, биючеләр, цирк артистлары белән эшләдек, бэк-вокаллар ясадык. Җырларны да төрлечә сайлап ала идем, концертны кызыклы ясарга тырыштык. Халык җырлары да, фәлсәфи җырлар, такмаклар, яңа эстрада җырларын кертеп, программаны төрлеләндерергә тырыштык.

Уңышлы җыр булса гына кешене җәлеп итеп буладыр. Халыкның күңеленә ята торган, халык үзе җырлый торган булса, уңышлы җыр була. Ләкин, барыбер, үзеңә тырышып эшләргә кирәк.

«Җырчылары төрле-төрле, җырлары гына бертөрле»

– Халкыбызның «җырның ертыгы юк» дигән мәкале бар бит әле. Яки җырларга аерым таләп булырга тиешме?

– Элек җырлар күп язылмый иде. Башкортстанда бер әбинең сөйләгәне истә калган: «Эй, җырчылары төрле-төрле, җырлары гына бертөрле», – дигән иде. Хәзер бөтен кеше шигырь, көй яза, җырлар күп, җырлап бетерә алмыйлар. Җырларның «ертыклары» да күп, әмма халык арасында нинди җыр популяр булып китәр икән дип тә белеп булмый. Кайвакыт «ай, шәп җыр» дип уйлыйсың, ә халыкның исе китми. Белеп бетереп булмый.

Җырны алдым да, җырладым да ташладым, дигәнне яратып бетермим. Элек без яңа җырлар алырга тырыша идек. Нигә яңа җыр кирәк? Концертның яртысы – элекке җырлар, яртысы халык яраткан репертуардан булсын. Хәзер дә мин шулай итәргә тырышам. Чөнки яңа җыр халыкның күңеленә кереп бетә алмаска мөмкин. Бер җырны гына җырлап, халыкны туйдырырлык булмасын, дип тә тырышам. Һәрнәрсәдә «алтын урталык»ны тотарга яратам.

– Сәхнә киемнәре турында да сөйләшеп үтәсе килә.

– Электән, күлмәкләр матур булсын, дип тырыша идем. Кайвакыт залга да төшеп җырлый торган идек бит. Күлмәгеңне тотып карыйк әле, диләр иде. Шуңа күрә матур булырга тырыштым, булдыра алган кадәр. Күп артистларда андый күлмәкләр юк иде.

«Артык симермәскә тырышам»

– Чибәр булуның сере нәрсәдә?

– Шул күлмәкләр кебек, үземне дә матур итеп сакларга, картаймаска тырышам. Артык симермәскә тырышам, чөнки тамашачы иң элек гәүдәңә, битеңә, чәчләреңә карый. Аның сере дә юк. Мин гел хәрәкәттә, артыгын ашамыйм. Әле менә хәзер дә ипи ашауны киметтем, чөнки мин ипигә сыр куеп, баллап чәй эчәргә яратам. Чамаңны югалтсаң, аны кире кайтаруы авыррак. Чаманы онытмагыз. Спорт белән шөгыльләнсәгез – монысы тагын да әйбәт, җәяү йөрергә чыгып китәм мин.

– Тагын нинди яңалыклар көтәргә?

– Аллага шөкер, иҗат итәм, берничә җыр әзерлим. Рөстәмгә багышланган китапны чыгарып, тәкъдим итү кичәсен үткәрергә дип торам. Тамашачылар килсә, сольный концертлар куярга да хыялым бар. Тамашачылар белән очрашуны көтеп калам, – диде Гөлдания Хәйруллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100