Күптән түгел генә җырчы Лилия Хәйруллина татар эстрадасы җырчысы Илдус Садыйков белән дуэт яздырган иде. «Иркәлисе килә» җырының сүзләрен Энҗе Садыйкова язган, ә көен Илдус үзе иҗат иткән. Шушы көннәрдә җыр барлык музыкаль мәйданчыкларда чыкты.
Лилия Хәйруллина үзенең сәхифәсендә әнисе, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллинаның әлеге дуэт турындагы фикере белән уртаклашты.
«Ай, әйбәт! Әйбәт булган монысы! Ничектер икегез туры да килеп торасыз.Тавышларыгыз да килешә. Бу җырга клип төшерергә кирәктер дип уйлыйм. Акчагызны җыегыз да, яхшы итеп клип төшерегез. Кайтавазлар да бик яхшы. Миңа ошады», – дип бәя биргән Гөлдания апа кызының иҗатына.