Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина куркыныч хәлне искә ала: «Саперлар, ашыгыч ярдәм машиналары килеп...»

news_top_970_100
Гөлдания Хәйруллина куркыныч хәлне искә ала: «Саперлар, ашыгыч ярдәм машиналары килеп...»

Гөлдания Хәйруллина «подписчик»ларын Гүзәлемнең кайнанасы – Салават Миңнехановның әнисе Зөлхия ханым белән таныштыра. Моның сәбәбе дә бар. Бу көннәрдә туган-тумачалары җыелышып, Гүзәлемнең әнисе Фәридә ханымның юбилеен бәйрәм иткәннәр. Җырчыны исә бәйрәмгә махсус кунак – сюрприз итеп чакырганнар. Фәридә ханым элек Гөлдания Хәйруллина төркемендә эшләгән.

Гөлдания ханым Фәридә апаның кодагые Зөлхия апа белән дә күптәнге танышлар икән. Ул үзенең сәхифәсендә элекке елларда булган бер хәлне искә алып язган.

«Зөлхия белән без – күптән танышлар. Еш күрешмәсәк тә, бик якын итәм мин аны. Бик күп еллар Азнакай мәдәният йортының директоры булып эшләде ул. Аның белән аралашып сөйләшүләре үзе бер рәхәт иде. Бер концертыбыз көнне кемдер «бомба куелган» дип шалтыратып, Яр Чаллыдан саперлар, янгын сүндерү, «ашыгыч ярдәм» машиналары килеп, концертны күчерергә дә туры килгән иде. Хәзер искә алырга кызык, ул вакытта бер дә кызык булмаган иде. Аллам сакласын», – дигән җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100