Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина классташлар очрашуына баргач: «Бер егетне танымадым»

news_top_970_100
Гөлдания Хәйруллина классташлар очрашуына баргач: «Бер егетне танымадым»
"Татар-информ" архивы

Җырчы шушы көннәрдә классташлары белән очрашуга барган. Бик күңелле генә ял иткәннәр. Ләкин Гөлдания ханым бер яшьтәшен һич танымаган. Бу турыда ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә язган.

«Шушы көннәрдә классташлар белән очрашу булды. Аз гына вакытка барып килсәм дә, алар белән күрешкәч, күңелгә рәхәт булып китте.

Бер егетне генә танымадым. Берсе: «Таныйсыңмы мине, Гөлдания», – дип, каршыма килеп басты. Мәктәпне бетергәннән бирле бер дә күргән юк иде үзен. Аннары гына, буена карап, чамалап таныдым. Кызларның килгән хәтлесен, ныклабрак карый торгач, танып булды тагын.

Бер караганда кызык та, икенче яктан карасаң, еллар узганы да сизелеп китә икән», – дип, хис-кичерешләргә бирелгән Татарстанның атказанган артисты.

Фото: Гөлдания Хәйруллинаның шәхси аккаунтыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100