Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина ире Рөстәмне искә ала: «63 яшь булыр иде»

Композитор Рөстәм Хәйруллин 2010 елда вафат булды.

news_top_970_100
Гөлдания Хәйруллина ире Рөстәмне искә ала: «63 яшь булыр иде»

Композитор Рөстәм Хәйруллинның бүген туган көне. Аңа 63 яшь тулыр иде.

«Аның иң беренче минем өчен иҗат иткән һәм мине халыкка таныткан җыры – «Бәллүр чишмә». Бәлки, күпләрегез оныткандыр да инде. Заманында бик популяр җыр иде. «Киңәш», «Яңармасын сагышлар», «Җиләкле җәй», «Яшәтәсе иде әнкәйләрне»(…) һәм башка җырлары бүгенге көндә дә җырлана, Аллага шөкер! Киләчәктә яңа җырларын да ишеттерербез, Алла боерса. Урының оҗмахта булсын», – дип язган ире турында Гөлдания Хәйруллина. 

«Интертат»ка биргән интервьюсында: «Августның 31енә язылышу көнен билгеләдек. Ул елда Чернобыльдә атом станциясе шартлаган иде. Шуңа күрә төрле аланнарга балаларны алып килделәр. Рөстәм лагерьларның берсенә эшкә керде. Паспортын чалбар кесәсенә кыстырган да, матайда йөргәндә, документ төшеп калган. Шулай итеп, билгеләнгән көнне язылышып булмады. Егетләр Рөстәмнән: «Өйләнәсең килмәгән инде синең», – дип көлгәннәр иде. Туй көнебез шулай итеп яз көненә күчте», – дип искә алган иде.

Алар 25 елга якын бик бәхетле гомер иткәннәр. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100