Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина: «Бүген – Рөстәмнең китүенә 13 ел...»

news_top_970_100
Гөлдания Хәйруллина: «Бүген – Рөстәмнең китүенә 13 ел...»
"Татар-информ" архивы

Җырчы Гөлдания Хәйруллина мәрхүм ире – композитор, баянчы Рөстәм Хәйруллинны искә алган.

– Бүген композитор, баянчы Рөстәм Хәйруллинның безнең арабыздан китүенә 13 ел.

«Мин язларны сөймим...

Ник яратмыйм –

Сине алып киткән яз бит ул.

Әйтелмичә калган калган җылы сүзләр,

Бирә алмый калган наз бит ул...»

Бу шигырь юллары һәр елның шушы фасылындагы минем күңел халәтемә бик тә туры килә.

Рөстәмем, син һәрвакыт күңелдә! Синең җырларың яши! Халык безгә кушылып җырлый, сине онытмыйлар. Кичә Белоруссиядә яшәүче милләттәшләр белән дә бергәләшеп җырладык. Урының оҗмах түрләрендә булсын, – дип язган социаль челтәрдәге сәхифәсендә җырчы.

Моннан берничә көн элек кенә Гөлдания ханым бик бәхетле мизгелләре – туй көннәреннән фотолар белән дә уртаклашкан иде. «21 март – «Нәүрүз» бәйрәме көнендә өйләнештек. Бик матур, кояшлы көн иде. Кичә генә кебек. Рәхмәт сиңа, Рөстәм, бергә узган тормыш юлы, иҗат юлы өчен...» – дип язган иде ул туй фотолары астына.

Якын кешеләрен югалтканнарга – сабырлык, мәрхүмнәргә тыныч йоклауларын телибез.

Фотолар: Гөлдания Хәйруллинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100