Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина: “Беркайчан да болай озын итеп язганым юк иде...”

news_top_970_100
Гөлдания Хәйруллина: “Беркайчан да болай озын итеп язганым юк иде...”
"Татар-информ" архивы

Җырчы бик күп еллар элек үзе белән булган кызыклы вакыйганы социаль челтәрләрдә сагынып искә алган. Яшь чагындагы популяр җырларының берсе белән дә уртаклашкан...

«Алма-Ата» җырын җырлаган видео килеп чыкты да, шул вакытлар искә төшеп китте. Беркайчан да болай озын итеп язганым юк иде. Укып бетерә алсагыз язарсыз әле.

Җыр-бию ансамблендә эшләгән чак. Июль аенда безне ялга җибәрделәр. Аннан соң август аенда Казахстан буйлап гастрольләргә чыгып киттек.

Түбән Кама музыка училищесына укырга керү сәбәпле гастрольләрне өзеп, укырга кайтып китәргә тиеш идем. Соңгы концертларның берсе Алма-Атада (икенче көнне иде), беренче көнне Алма-Атадан 30-40 чакрым ераклыкта булып чыкты. Кунакханәдә Наилә исемле биюче кыз белән бер бүлмәдә тордык. Концертка барыр алдыннан әйберләрне әзерләп куйдык та, чыгарга вакыт җиткәнче ятып торырга булдык. Икебез дә йоклап киткәнбез бит! Чыксак – автобус та юк, артистлар да. Нишләргә?!. Концертның кайда икәнен дә төгәл белмибез.

Киттек эзләп Алма-Атаның филармониясен. Таптык. Берәү дә берни дә белми. Белешә торгач, филармониядәге бер ир кеше концертның кайда икәнен ачыклады. Машина табып, бу кеше безне концерт була торган җиргә алып китте. Утырып киттек инде. Ә йөрәк сикерә. Беренчедән, җитәкчеләрдән эләгә дип, икенчедән, чит җирдә бер белмәгән кешеләрнең машинасына утырып киттек бит. Исән-сау барып җитәбезме, юкмы?.. Алланың рәхмәте белән бик яхшы кешеләр булып чыктылар, барып җиттек. Безнекеләр автобустан да төшмәгән иделәр әле. Машинадан без килеп төшкәч, бик тә гаҗәпләнгәннәр иде.

Монысы беренче көн булды. Икенче көнне Алма-Атанның үзендә чыгыш ясыйбыз. Концертка барыр вакыт җитте. Җыенып чыгып лифтка утырдык. Туктап калды инде лифт!.. Концерт башланырга ун минут кала чыгардылар безне аннан. Атылып-бәрелеп диярлек килеп кердек концерт була торган җиргә. Ярый тамаша залы кунакхәдән ерак түгел иде. (Яр Чаллыда «Түбәтәй» манарасы бар бит, ул менә шушы Алма-Атада без торган кунакханәнең күчермәсе сыман). Ул чагында биш минут эчендә киенеп сәхнәгә чыгып баскан идек. Менә шулай да була икән!

Концерттан соң бөтен ансамбль белән мине аэропортка озата бардылар. Ансамбльнең Казахстан буйлап гастрольләре дәвам итте, ә минеке менә шушындый маҗаралар белән тәмамланды.

Җыр һәм бию ансамблендә бик озак эшләмәсәм дә, әлеге чор гомер юлымның бик матур бер мизгеле булып калды», – дип күңелле хатирәләре белән бүлешкән Гөлдания ханым.

«Без шушы җырларны тыңлап үстек», «Күлмәкләрегез искиткеч сезнең ул чагында да, хәзер дә», «Матур хатирә», «Бер ясалмалылык юк. Искиткеч гади, эчкерсез чыгыш...», «1993нче елның декабрендә өч көн барган туебызда сезнең җырлар язылган кассетага биеп кинәнгән идек. «Сафия» такмаклары әле дә колакта яңгырап китә», – дип язганннар җырчыга социаль дуслары.

Гөлдания Хәйруллинаның әлеге «Алма-Ата» җырын аның ВКонтакте сәхифәсенә кереп карый аласыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100