Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлдания Хәйруллина: «Безнең концертка халык ат арбаларына төялеп килә иде»

news_top_970_100
Гөлдания Хәйруллина: «Безнең концертка халык ат арбаларына төялеп килә иде»
Владимир Васильев

Җырчы Гөлдания Хәйруллина социаль челтәрләрдә бик еш кына яшь чакларын искә алып, хатирәләрен барлый.  Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Булат Сәләхов белән очрашкач, ул үзләренең концертлар белән йөри башлаган чорларын искә алган. 

«Сольный концертлар куя башлаганда беренче алып баручым - юмор остасы Булат Сәләхов булды.
Ул вакытта машина да юк. Рөстәмнең «Чезет» дигән мотоциклы гына бар. Аппаратура да юк дәрәҗәсендә: бер чемодан кебек кенә колонка, көчәйткеч, баян өчен микрофон куярга стойка гына.

Ә менә тамашачыларга килгәндә, иртән афиша элсәк, кич клубта аншлаг була иде. Һәр җәйдә Илеш белән Бакалы районында йөргәннәр аеруча истә калган. Шунда бер автобус шоферы белән таныштык. Ул безне эштән соң көн дә авылларга концертка йөртте. Ишек төбендә билетны да тикшереп торды, бер кеше дә билетсыз керми иде. 
Бер авылдан икенче авылга кат-кат, ат арбаларына утырып киләләр иде. Бер авылда койма такталарын кубарып алып сугышканнары да истә калган әле», – дип язган ул артист белән төшкән фотосын урнаштырып. 

Булат Сәләхов белән Гөлдания Хәйруллина турында виртуаль дуслары: «Чаллы сандугачлары», – дип язганнар. Булат Сәләховның да әлеге фотоны күреп күңеле булган. «Рәхмәт, Гөлдания дустым. Зурладың. Тагын йөрисе килә шул якларда... Рөстәм беләән Шәфәгать кенә юк. Исән-сау булыйк, кадерле хезмәттәшем», – дип комментарий язган ул.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100