Кама Тамагында яшәүче Гөлгенә Сабитовадан «Гөлчәчәк гөлләмәсе» салатының рецептын тәкъдим итәбез.
Салат ысланган яисә пешкән тавык ите, майонез, корейча кишер, майонез, суган белән кыздырылган шампиньон гөмбәсе, майонез, угычтан уылган йомырка, майонез, угычтан уылган сыр тәртибендә катлы итеп ясала.
Бизәү өчен тәлинкә төбенә салат яфрагы салып калдырырга була.
Салатның өске өлешен бизәү өчен, юкарак кына пешкән коймаклар яисә ләвәш алырга була. Пешкән чөгендергә әз генә сарымсак уып, майонез белән болгатырга. Коймакларга чөгендер катнашмасын җәеп, рулет кебек төрергә. Аннары кисәргә һәм салат өстенә куярга. Араларына петрушка куеп бизәргә дә була.