Тәрәзә төбендәге гөлләрнең туфрагын алмаштыру тәртибе турында «Мир» сайтында язылган.
Гөл чүлмәгендәге туфракны даими алмаштырып тору кирәк, юкса туфрак гөлләргә начар йогынты ясый башлый.
Белгечләр сүзләренчә, туфракны 2 елга бер тапкыр алмаштыру кирәк. Тик кирәк чакта, ешрак та алмаштыралар.
Туфракны алмаштырырга икәнен берничә билгедән аңлап була. Туфрак текстурасы һәм үсемлекнең тышкы кыяфәте моны күрсәтә. Өске катлам йомшак һәм көпшәк булырга тиеш. Ул каты кабык белән капланса, үсемлек тамырларына дым да, туклыклы матдәләр дә җитми.
Гөлләрнең тышкы кыяфәтен дә караштырып торыгыз. Алар хәлсез, «йомшак» кебек тоелса, су сипкәч, су аска агып чыкса, гөлне башка савытка утыртырга кирәк.
Дренаж өчен калган тишекләрдән чәчәк тамырлары чыкканын күрсәгез, гөлне тизрәк башка савытка утыртыгыз, диелә хәбәрдә.