news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Гол кертүдән сөенгән футболчы җир астына төшеп киткәч, тамашачыларга шок булган - видео

Спортчы бәхетен фанатлары белән уртаклашмакчы булган.

news_top
Гол кертүдән сөенгән футболчы җир астына төшеп киткәч, тамашачыларга шок булган - видео
Кипрдагы Ларнак шәһәрендәге стадионда футбол матчы вакытында кызыклы очрак булган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

«АЕК» дип аталган Кипр футбол клубы Швейцариядән «Цюрих» клубы белән очрашкан. Беньямин Кололи исемле футболчы яңа гына уйный башлаган клуб өчен гол керткән. Спортчы сөенеченнән «күккә сикергән», фанатлар трибунасына таба чабып киткән.

Кадрлардан күренгәнчә, футболчы фанатлар белән кыр арасындагы койманы сикереп уза һәм юкка чыга.

Бу стадионда футболчыларны тамашачылардан өч метрлы чокыр белән аерып куйганнар икән. Чокырга төшеп югалган футболчыны иптәшләре тартып чыгарган. Уен дәвам иткән. Кололиның бер җире дә имгәнмәгән, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар