Глюкоза мәктәпләрдә укучылар өчен тәмәке тарту урыннары булдырырга тәкъдим иткән
Җырчының кызы Лиданы тарткан өчен инде икенче мәктәптән куып чыгарганнар.
Җырчы Глюкоза блогер Эльдар Джараховка интервьюда мәктәпләрдә укучылар өчен тәмәке тарту урыннары булдырырга тәкъдим иткән. Бу турыда ««Дневники звезд» инстаграм сәхифәсендә язганнар.
Җырчы кызы Лиданы тәмәке тарткан өчен мәктәптән куып чыгаруларына зарланган. «Лидага 14 яшь һәм аны инде ике мәктәптән куып чыгардылар. Югыйсә, зур акчалар түли идек. Лидага үзен аңламаулары һәм аның әйткән сүзләреннән оялулары, шул хисләрне тою ошый.
Лиданы дуслары белән вейп тартканда тотканнар. Мин директорга барачакмын. Әмма башка яктан уйлап карасаң, балаларга кайда тартырга? Алар мәктәпкә машинада әти-әниләре белән бара — тарта алмыйлар. Мәктәптән чыгармыйлар. Балаларга тәмәке тарту урыннары булдырыгыз инде, ниһаять», — дигән ул.
Глюкоза үзенең кызын күзгә бәрелеп торган, үзенчәлекле шәхес дип саный. «Шуңа да аңа укытучылар бәйләнә. Бөтен компаниядән бер Лидага эләгә», — дип сөйләгән җырчы.
«Бу әнинең башы белән барысы да тәртиптәме икән?» — дип шаккаткан инстаграмда утыручылар.
«Мондый әниләр булу бик кызганыч. Алар белән опека органнары да эшләмәячәк. Барыбер бу Глюкоза акча биреп котылачак. Кызын мәктәптән куып чыгарып дөрес эшләгәннәр. Анда да үзен патшабикә кебек тотадыр»;
«Булгач, булсын. Әйдәгез, мәктәп буфетларында эчәргә дә рөхсәт итик алайса»;
«Наркотиклар турында да онытмагыз»;
«Мәктәпкә килгәндә машинада тартсын соң. Әти-әнисе каршы түгел бит», — дип иронияле комментарийлар язганнар Глюкозага инстаграмда.