Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Глухарь» сериалында уйнаган актер һәм каскадер үлгән

Всеволод Хабаровның мәете бер ай фатирда яткан.

news_top_970_100
«Глухарь» сериалында уйнаган актер һәм каскадер үлгән
Владимир Васильев

Актер һәм каскадер Всеволод Хабаров 67 яшендә вафат булган. Актерның үлеме турында аның хезмәттәше Лариса Бравицкая социаль челтәрләрдә язган. «Вести» каналы шул хакта хәбәр итте.

Всеволод Хабаров дусты Андрей Ростоцкийның фильмнарында төшә торган булган. Ул трюклар куйган һәм аларны үзе башкарган. Ләкин кинорежиссер вафат булгач, Хабаровның тормышында да кара полоса башлана. Ростоцкий 2002 елда кыядан егылып һәлак булган иде. Хабаров дусты үлемен бик авыр кичерә, аннары аның иҗади эшләү мөмкинлеге дә булмый. 

Бравицкая сүзләренчә, артист соңгы вакытта фәкыйрь яши, каравылчы булып эшли, сирәк кенә эпизодларда кинода төшкәли. 

Лариса Бравицкая Всеволод Хабаровны берничә ел элек курсташлар очрашуында күргән. Ул вакытта ук актер бик басынкы халәттә булган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Актриса Хабаровның мәетен фатирында табуларын әйтә. Мәет бер айдан артык фатирда яткан. Артистның үлеменең сәбәбе ачыклана.

Всеволод Хабаров 1953 елның 16 сентябрендә туа. Щепкин театр училищесын тәмамлаган. актерлык эшен укытучылык белән бергә алып бара. 1980 еллардан башлап ул шактый кинофильмда төшкән.

Тамашачылар аның 1990 елда чыккан «Зверобой» киносындагы ирокезлар кабиләсе башлыгы ролен яратып кабул иткән. Шулай ук «Кулагин и «партнеры», «Глухарь», «Зверобой», «Первая конная» киноларында уйнаган, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100