Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Глухарь» һәм «Воронины» йолдызы машинада барган килеш үлгән

Урамда туктап, газга басып торучы машинаны күргән шаһитлар полиция чакырган.

news_top_970_100
«Глухарь» һәм «Воронины» йолдызы машинада барган килеш үлгән

Мәскәүнең Курьяновский урамында машинада барган килеш бер ир-ат үлгән. Соңрак аның танылган актер Дмитрий Гусев булуы ачыкланган. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кино, театр һәм сериаллар артисты съемкадан кайтып килгәндә вафат булган. Машина барган килеш ул аңын югалткан. Урында газга басып торган машинаны шаһитлар күреп алган һәм полиция чакырган.

1975 елда туган Дмитрий Гусев «Папины дочки», «Солдаты», «Глухарь», «Кухня, «Воронины» һәм башка сериалларда төшкән иде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100