Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Глухарь» һәм «Интерны» сериаллары йолдызы вафат

Владимир Яковлев 170 кино һәм сериалда төшкән.

news_top_970_100
«Глухарь» һәм «Интерны» сериаллары йолдызы вафат
Владимир Васильев

Совет һәм Россия актеры Владимир Яковлев 63 яшендә вафат булган. Ул 27 августта ук үлсә дә, бу турыда әле генә билгеле булды, дип яза РЕН ТВ каналы.

Актерның үлеме сәбәбе хәбәр ителми.

Владимир Яковлев 1958 елның 6 апрелендә Мәскәүдә туган. Ул Щепкин исемендәге театр училищесын тәмамлаган. 1980 елда кинода уйный башлаган.

Барлыгы 170 кино һәм сериалда төшкән. Алар арасында «Интерны», «Ранетки», «Глухарь», «За последней чертой», «Мент в законе», «Кодекс чести» кебек популяр фильмнар бар.

Яковлев спорт белән шөгыльләнгән, академик ишү буенча спорт мастеры һәм бокс буенча спорт мастерына кандидат исемнәре бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100