Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Глухарь" фильмында уйнаган актерлар чиратлап үлеп бара: 37 яшьлек актриса яман шештән вафат

Дарья Егорычевага 37 яшь булган.

news_top_970_100
"Глухарь" фильмында уйнаган актерлар чиратлап үлеп бара: 37 яшьлек актриса яман шештән вафат

«Глухарь», «Темная ночь», «Тайны института благородных девиц» фильмнарында уйнаган актриса Дарья Егорычева 37 яшендә яман шештән үлгән. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте. 

  • «Глухарь» фильмында уйнаган актерлар белән куркыныч вакыйгалар даими булып тора икән. Сергей Бездушный 2017 елда 53 яшендә яман шештән вафат. 2016 елда Роман Хейдзе реанимациягә эләккән. 2015 елда Вадим Проданов 51 яшендә вафат. Анда да яман шеш булган. 2015 елда Павел Остроуховны кыйнаганнар, ул хәтерен югалткан. 2011 елда Вячеслав Титовны үтергәннәр.

2012 елда Дарья Егорычевада яман шеш тапканнар. Ул 21 февральдә вафат булган. Дәваланганда берничә тапкыр химия терапиясе алган, ике операция кичергән. Аны 11 февральдә ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр. Ун көннән соң ул хастаханәдә вафат булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Дарья Егорычева 1981 елның 13 маенда туган. ГИТИСны тәмамлаган.

Мәрхүмә актриса инстаграмдагы сәхифәсенә соңгы тапкыр 6 гыйнварда кергән булган. Ул бар халыкны да Раштуа белән котлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100