Глицеринны камыр ризыкларында, баллы ризыкларда һәм эчемлекләрдә очратырга мөмкин. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты сайтында әлеге өстәмәнең хәләлме яки юкмы икәнлеге турында аңлаттылар.
Глицерин E422 (глицерол дип тә атала) – 3 атомлы спиртларга керүче, баллы, үтә күренмәле, төссез, куе сыеклык. Глицерин күп кенә хайван һәм үсемлек майлары составында бар. Ул төрле тармакларда, шул исәптән азык-төлек, фармацевтика, косметика һәм химия сәнәгатендә киң кулланыла.
Азык-төлек сәнәгатендә глицерин эмульгатор, куертучы, стабилизатор, консервант һәм дымны саклаучы буларак кулланыла. Е422 азык өстәмәсе продуктны кибүдән сакларга, текстураны һәм тәмне яхшыртырга, саклану вакытын озайтырга мөмкинлек бирә.
Глицеринны үсемлек һәм хайван майларыннан гидролиз ярдәмендә алалар, шулай ук матдәне синтетик ысул белән алу алымнары да бар. Хайваннан алыну ихтималы булганлыктан, Е422 азык өстәмәсе шикле булып тора. Шуңа күрә глицеринның нинди чималдан алынганын җитештерүчедән төгәл ачыкларга кирәк.
ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитетындагы Шәригать бүлеге хәләл продукция җитештерүдә үсемлек чималыннан алынган глицерин – Е422 һәм азык эмульгаторларын куллануны рөхсәт итә, диелә хәбәрдә.