Глаукома: «Сукыраю әкренләп, башлангыч этапларында бернинди билгеләрсез барлыкка килә»
Мария Павловна «глаукома» диагнозын күптәнге катарактасы сәбәпле офтальмолог белән хрусталигын алыштыру турында сөйләшергә килгәч ишетә. Аның башы күптәннән авырткалый торган була, әмма ул проблеманы начар күрү белән бәйледер дип уйлый. Анарда глаукоманың башлангыч стадиясе генә дә түгел, ә авыру инде шактый «чәчәк атарга» өлгергән була.
Күзендә кан басымы югары булу сәбәпле, катарактага операцияне кичектерәләр. Хәзер Мария Павловна Республика клиник офтальмология хастаханәсенең глаукома кабинетында күзәтелә.
Статистика буенча, Россиядә пациентларның яртысы үз авырулары турында белми һәм тиешле дәвалану алмый. Ә бит глаукоманың башлангыч билгеләре булганда ук күзләрнең структурасына – челтәркатлау күзәнәкләренә, күрү нервасы җепселләренә, күзнең кан тамырлары трактына зур зыян килүе исбатланган. Әгәр пациент табибларга вакытында ярдәм сорап мөрәҗәгать итсә, аны булдырмый калырга мөмкин.
Авыруның симптомнары һәм сәбәпләре, аның үсешенең куркыныч факторлары, дәвалау ысуллары турында «Республика Татарстан» газетасы журналисты Светлана Григренкога профессор Е.В. Адамюк исемендәге Республика клиник офтальмология хастаханәсенең югары категорияле табиб-офтальмологы, глаукома кабинеты мөдире Ольга Зверева сөйләгән.
– Глаукома бүген хроник прогрессив нейродегенератив авыру буларак карала. Ул күз эчендәге югары басым аркасында килеп чыга һәм, дәваланмаса, күрү нервысының үлеменә, ягъни сукыраюга китерә. Авыруны иртә ачыклау һәм дәвалау авыру үсешен туктатырга мөмкинлек бирә. Шуңа басым ясап әйтәм: әлеге авыру куркыныч, чөнки ул тышкы яктан сәламәт кешеләрдә дә була ала, ә сукыраю әкренләп, башлангыч этапларында бернинди билгеләрсез барлыкка килә.
– Глаукома ничек барлыкка килә?
– Бүгенге көнгә кадәр аның үсеш механизмы тулысынча өйрәнелмәгән. Билгеле булганча, бу патологик процесс һәрвакыт бер юнәлештә генә үсә, кире кайту юлы юк. Глаукома үсешенә йогынты ясаучы мөһим факторлар булып күзәнәкләрнең үлеме, күрү нервасы дискларында кан белән тәэмин итүнең бозылуы, күз эчендәге басымның артуы тора. Глаукоманың башлангыч стадиясендә күз эчендәге басым даими югары булмаска да мөмкин. Бу этапта тәүлеклек үзгәрешләр күзәтелә, шуңа күрә риск төркеменә керүче пациентларны җентекләбрәк тикшерергә кирәк.
– Бу төркемнәргә кемнәр керә?
– Беренче чиратта, без куркыныч факторлар рәтенә нәселдәнлекне кертәбез. Мәсәлән, кешенең глаукома белән авыручы туганнары яки кайчандыр ачыкланмаган сәбәпләр аркасында сукыр калган туганнары булса. Шулай ук йөрәк-кан тамырлары авырулары белән авыручылар да риск төркеменә керә. Әгәр 40-45 яшьләрдә пациентка артериаль гипертония, баш авыртуы, шикәр диабеты яки эндокрин патологиясе диагнозы куелса, глаукомага тикшерү мәҗбүри булырга тиеш. Сүз уңаеннан, ерактан начар күрү шулай ук куркыныч факторы булып тора, мондый пациентларда глаукома сәламәт кешеләргә караганда 4 тапкыр ешрак очрый. Глаукома шулай ук хроник авырулар, күз җәрәхәтләре аркасында барлыкка килергә мөмкин.
– Авыру ничек беленә?
– «Ачык почмаклы глаукома» диагнозы куелган пациентларда еш кына бернинди симптомнар да булмый, ә «ябык почмаклы глаукома» булганда, күздә көчле авырту сизәләр, ул баш авырту, күңел болгану, косу, күз алдында төрле төсле түгәрәкләр барлыкка килү, аның кызаруы белән бергә бара. Глаукоманың кискенләшүе – ул ургентлы халәт, ул тиз арада тиешле дәвалауны башлауны таләп итә. Югыйсә, берничә сәгать эчендә күз нервысы тулысынча үләргә мөмкин, һәм кеше бу күзе белән гомер буе күрмәячәк. Глаукома вакытында авыруларга системалы һәм озак дәвалау курсы узарга туры килә, алар табиб күзәтүе астында тотыла. Күз эчендәге басым дәрәҗәсе җирле медикаментоз терапия, лазер белән дәвалау, шулай ук хирургик ысуллар кулланып төшерелергә мөмкин.
Конкрет методиканы сайлау пациентның хәленә, басым бозылу дәрәҗәсенә һәм авыруның стадиясенә бәйле. Глаукоманың үсеше күп очракта авыруның яшәү рәвешенә бәйле. Физик һәм нервлар белән бәйле йөкләнештән сакланырга кирәк. Компьютерда утыру, гаджетлар белән эшләү вакытын чикләргә кирәк. Язасыз, укыйсыз, бәйлисез, эшлисез икән, башыгызны иеп утырмагыз. Яктылык та әһәмиятле. Озаграк эшләгәндә, һәр сәгать саен 10-15 минутлык кечкенә тәнәфесләр ясагыз. Алкоголь һәм тәмәке кулланудан баш тартырга кирәк. Яшеңә карап рациональ тукланырга, хайван майлары, шикәр күләме, тәүлеклек су куллануны чикләргә кирәк. Мунчаларга һәм сауналарга керү дә киңәш ителми. Күрү сәләтен фотоаппарат яктылыкларыннан, фейерверктан һәм утның кинәт яктырып, караңгылануларыннан сакларга кирәк. Кояш астында йөргәндә, һичшиксез, кояштан саклаучы күзлекләр киеп йөрү киңәш ителә.