Данир Сабиров үзенең сторисларында мошенниклар тозагына төшүе хакында сөйләгән. Мондый хәлләр кабатланмасын өчен, башкаларга да киңәшләрен җиткерә.
Кичә Кукмарага барганда телефон аша мошенникларга эләгеп, шуларга алданып, кәефем төшкән иде. Сөйләшеп бетергәч, бөтен мәгълүматны биргәч, боларның номерын таныш программистыма җибәргән идем. «Син – юләр, 100 процент мошенниклар», – диде.
Берүк чит номердан нәрсә генә сөйләсәләр дә ышанмагыз. Иң яхшысы – бөтенләй трубканы алмагыз. Алар гипнозлыйлар, дип әйтимме соң. Бу турыда аерым да язармын әле», – дигән Данир.
Алай да артистның кәефен шат күңелле Кукмара халкы күтәргән. «Рәхмәт сезгә яхшы энергетикагыз өчен», – дип язган җырчы.