Гиперактив баланы көйсез баладан ничек аерырга?
Бала гел хәрәкәттә булса, балалар бакчасында тиңдәшләре белән тыныч кына уйный алмаса, нишләргә? Гиперактив балага тавыш күтәрүдә мәгънә бармы? Гиперактив бала көйсез баладан ничек аерыла? «Интертат» хәбәрчесе бу сорауларны педиатр Илдус Лотфуллинга юллады.
Әни кеше гиперактив баласы турында: «Мин аны дөньяны өйрәнә дип торам!»
Исемен әйтергә теләмәгән ана:
Минем балам – гади түгел. Үзенчәлекле. Мәсәлән, «бүген әйбәт һава торышы» дисәм, ул «һава торышы әйбәт» дип әйтә. Мин бик нык баллы ризыклар яратам. Шуңадыр инде ул да гел шикәрле тәм-томнар сорый. Теләгән әйберен алып бирмәсәм, тыңламасам, истерикага бирелеп, идәнгә ятып елый башлый. Ул шулай үзенә игътибар сорый.
Беренче вакытта, ана мәхәббәтеннән айнымаган килеш, аның бөтен көйсезлегенә күз йома идем. Мин аны дөньяны өйрәнә дип торам! Нәрсә сорый – шуны бирәм. Җәяү йөрисе урынга, кулга күтәртә иде. Өйдәге утларны бер сүндерә, бер яндыра. Кер юу машинасы, суыткыч, телевизор – гомумән бөтен техниканы шулай мәш китерә. Табак-савытка ябыша иде. Истерикага бирелгән очракта, мин аңа тынычланырга әйтәм. Урамнан өйгә кайтасы килмәсә, җиргә ятып елый. Аннары 10 минуттан соң, башка нәрсәгә игътибарын юнәлтә. Бик нык үпкәчел үзе. Аныңча гына булырга тиеш.
Аппетиты начар. Мин аны һаман үзем ашатам. Кашык белән йогурт кына ашарга мөмкин, ә кәтлитне мин авызына каптырырга тиеш. Төшке аштан соң йокламаса, кичке алтыда ята. Аннары төн уртасында торып, безне дә уята.
Туганнан бирле дарулар эчертәбез. Кальций, магний, неврохель дигәннәр, аннары кортексин дигән уколлар кадатабыз. Массажларга йөрибез, әле тозлы ваннада бер яшькә кадәр керткән идек. Таблеткаларны расписание буенча бирмәгән чаклар да булды. Чөнки, эчергән саен, аллергиясе башлана иде. Бүгенге көндә глицин һәм дормикинд эчерәбез. Баламның аяк-куллары гел боздай салкын.
Бөтен нәрсәгә истерика аша ирешә: акыра, елый, тарткалаша, идәнгә тәгәри, җиһазларны ыргыта
Без аның белән рәсемнәр ясыйбыз, пластилиннан фигуралар әмәллибез. Яратмаган шөгыле булса, 2 минут та утырмый. Бөтен нәрсәне шашынуга бирелеп ирешә: акыра, бакыра, елый, тарткалаша, идәнгә тәгәри, җиһазларны ыргыта. Нинди генә бина булмасын, гел беренче керергә тырыша. Шул исәптән, чыгарга да.
2 яшьтә ул сөйләшә башлады. 1 яшь тә 7 айда «баба», «да» дигән сүзләр әйтте. Аңа әйткән сүзне ул аңлый, хәтта реакция биреп, кабатларга да мөмкин.
Чипсы, кириешкиларның нәрсә икәнен белми. Андый кирәкмәгән ризык белән мавыктырмаска тырышам. Шул шоколадны гына ярата. Аны һәм газлы эчемлекләрне дә сирәк бирәбез. Аның аппетиты начар, әмма азык-төлек кибетеннән соң пакетны актарырга бик ярата. Ашатканда мультфильм куям. Алайса боргалана башлый. Ә монда ул «кереп китеп» карый һәм авызын ача. Шул вакытта ипләп кенә ашатам.
Физик яктан ул чыдам, ә психик яктан, төшке аштан соң йокламаса, акырына, кәефсезләнә һәм үзе нәрсә теләгәнен белми башлый.
Менә шулай. Минем балам гади түгел. Үзенчәлекле. Ходай миңа түземлек бирсә иде. Кул күтәрергә язмасын. Минем балам бит ул, нинди генә булса да...
«Балагыз гиперактив» дигәнгә «Нишләтим мин аны?» диделәр»
.Чаллы мәктәбенең башлангыч сыйныф укытучысы Нәзлия Габдуллина:
1нче сыйныфтан 3нче сыйныфка кадәр бер малайны укыттым. Данил – үзе бер әкият. Беренчедән, практикада андый әйбер күргәнем юк иде. Икенчедән, эшли генә башлаган чагым. Ул бала дәрес вакытында гел каядыр боргалана, ә бастырып сорау бирәсең икән, гел дөрес җаваплар бирә. Бөтен сөйләгәннәрне кабатлый. Мөстәкыйль эш эшлиләр бит инде. Менә ул сикереп тора да рөхсәт сорамыйча гына чыгып китә. Коридорны бер-ике тапкыр йөгереп әйләнеп керә, кабат утыра, эшен дәвам итә. Бер урында утырып тора алмый.
Беренче елны без аның белән уртак телне бик авыр таба идек. Аннары мин аңа ияләндем. Үзе дә мәктәпкә ияләшә башлады.
Мине еш кына судка чакыралар иде. Мәсәлән, ир-ат белән хатын-кыз аерылыша һәм аннары үзара бала бүлешәләр.
Бу вакытлар күп очракта дәрес вакытына туры килә иде. Данилны сыйныфта калдырып чыгып китә идем. Судка киткәч, минем дәресләрне башка укытучы ала бит инде. Сыйныфны икенче укытучы тыя алмый интегә. Менә шунда Данил башкаларга тынычланырга әйтсә, классташлары шунда ук авызын яба икән. Ул – лидер.
Әти-әниләренә «балагыз бик гиперактив» дип әйткәнем булды. «Аны нәрсәдер эшләтергә кирәк», – дидем. Алар миңа: «Нәрсә эшләтим мин аны? Бала укый», – диләр. Аның тәрбиясе дә бик әйбәт үзе. Сүз әйтеп булмый. Тик менә тик утыра белми! Бернәрсә эшләтеп булмый аны. Мәктәп психологы да гиперактив икәнен исбатлый торган заключение язган иде.
Укучым тәрәзә төбендәге бөтен гөлләрне төшереп бетерде
Данил дәрестә башта тыныч кына утыра да, сикереп торып, тәрәзә төбендәге бөтен гөлләрне төшереп бетерә. Аннары тәнәфестә, елый-елый, аларны кире урнаштыра.
Берзаман гөлләрнең балчыклары бетә башлады. Төшерә торгач, азая бит инде. Бу хакта мин әниләренә җиткердем. Гөлләрнең балчыклары бетте, балчык алып килегез, минәйтәм. Икенче көнне әнисе ике ун килограммлы балчык биреп җибәргән малаена. И күтәреп килеп керде класска, күрсәң!(көлә) Менә ул гөлләр идәнгә төшеп, көндә тәрәзә төбенә кире менделәр. Көн дә!
Данил гаделсезлекне бер дә яратмый. Ул хәзер Мәскәү конференцияләрендә катнаша. Әле дә миңа: «Назлия апа, тиз генә чыгыш ясап алыйк әле», – дип шалтырата. Мин аңа бик теләп булышам.
Ул бик күп теманы өйрәнде, күп нәрсәне үзе язды. Ахырда моңа урын бирмәгәннәр. Бу бик каты психланган, гөлләрне туздырып, кайтып киткән. Аннары ул җирдә яткан гөлне өенә алып кайтып, икенче көне кире алып килгән.
Бик тә гөлләр белән мавыга. Бүген дә экология, биология белән кызыксына. Тикшерү эшләрен башкара.
Беренче сыйныфта аның бер дусты да юк иде. Аннары үзен лидер буларак күрсәтә башлагач, дуслары күбәйде.
Гиперактив баланың энергиясен дөрес якка юнәлтергә кирәк
Башка укытучыларга киңәшем шул: баланы ахырына кадәр тыңларга өйрәнегез. Аннары аңа син аның яклы икәнне күрсәтергә тырышыгыз. Аны әрләргә кирәкми. Орышканнан, ул тик утыра башламый. Данил хәзер 5нче сыйныфта укый. Үзгәрмәгән. Аның шул гиперактивлыгын дөрес якка юнәлтергә кирәк.
Мин Данилга дәфтәр тикшертә идем. Ул дәрестән соң кайтып китә белми иде. Сыйныфта кала да янымда утыра.
Минем аңарда җаваплылык хисен уятасым килде. Карандаш бирәм дә дәфтәр тикшертәм. Аннары аның артыннан карап чыгам. Башта хаталарны үзе дә күп ясый иде. Аннары алар кими башлады.
Данил әйбәт укый. Аның инглиз теле белән рус әдәбиятыннан гына «дүртле» чыкты.
Менә ул инглиз теле укытучысы белән уртак тел таба алмады. Укытучы аны гел әрли иде. Шуңа аның телне өйрәнергә теләге булмады.
Бер укучым үземә китереп сукты
Гиперактивлыкның ике төре була. Ул яхшы һәм начар якка юнәлтелгән булырга мөмкин. Гиперактив булып, ул бала башка балаларны рәнҗетә ала. Менә күптән түгел минем бер укучым үземә китереп сукты.
Аның гиперактивлыгы агрессиягә юнәлтелгән.
Артурның әти-әнисе үзара уртак тел таба алмавы балада чагыла. Ул бик начар укый, чөнки өйдә аның белән дәрес хәзерләшүче кеше юк. Ул агрессиясен, үзенә тимәсеннәр өчен, сыйныфка юнәлтә. Менә ул миңа нәрсәгә китереп сукты? Мин аның әти-әниләренә аның үзен начар тотуы хакында әйтмәсен өчен эшләде. Янәсе, ул явызлык эшләде, һәм аңардан без куркырга тиеш. Ул әнисе белән дә шулай эшли, шуңа ул башкалар белән дә үзен шулай тота.
Аның гиперактивлыгы начар якка юнәлтелгәч, укырга да теләге юк. Дәрестә бирем бирсәң, акыра, сүгенә.
Мин инде аның бу адымнарына күз йома башладым. Акырганнан мәгънә юклыгын аңлыйм. Артур, үзенә партадаш итеп, тыныч кына кызны сайлаган. Үзе актив түгел ул. Гиперактив балага тыныч кеше кирәк. Алайса, алар үзара сугышып бетәчәк.
Артур да үзенә күрә лидер, әмма начар якка таба. Менә урамга чыгып карасаң, ул кемнәрнедер сугыштырып басып торырга мөмкин.
Дәрестә ул я урындыкта атынып утыра, я дәфтәренә рәсем ясый, я торып чыгып китә. «Кая киттең» дигәнгә, «бәдрәфкә» ди. Артыннан чыгып карасам, ул анда су эчеп йөри.
Класстан чыгармасаң, тавыш куптара.
Директорга әти-әниләрен дә чакырган булды. Тик баланың тәрбиясезлегендә, начар укуында мәктәп гаепле булып чыкты.
Андагы энергияне яхшы якка борып куйсаң, Данил кебек малай булыр иде.
Казанның «1нче балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССОның 1нче педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин гиперактивлык синдромы белән авырган балалар турында сөйләде.
Нәрсә ул гиперактивлык?
Гиперактивлык турында сүз барганда, күпләр «Один дома» фильмындагы малайны күз алдына китерергә мөмкин. Ул бала бөтен кешене аякка бастыра, үзен тынгысыз тота һәм башкаларның тынычлыгын боза. Чынлыкта исә, гиперактивлык синдромы – ул интектергеч газаплы авыру. Аны вакытында аңлап, диагнозны билгеләргә һәм дәваларга кирәк. Ул авыр холыклы бала гына түгел, ә гаилә, табиб, психолог, педагог ярдәменә мохтаҗ булган кечкенә кеше.
Гиперактивлык (Синдром дефицита внимания и гиперактивности (СДВГ) – кешенең хәрәкәт активлыгы һәм дулкынлануы нормадан арткан халәт. Ул – тотрыксыз нерв системасы билгесе. Бу хәл урынсыз хәрәкәт активлыгында чагыла. Балаларда алга-артка йөгерү, үзен шау-шулы тоту, күп сөйләшү. Өлкәннәрдә — бер урында озак утырып тора алмау, янындагы кешеләрне тынгысызлыгы белән газаплау.
Ни өчен гиперактивлык авыру дип санала? Бер караштан, үзен актив тоткан бала – ул сөенеч булырга тиеш түгелме?
Сөенеч? Гиперактив булган бала белән ярты сәгать гадәти педиатрия приемын уздырып карагыз һәм сез баланың әти-әнисе ничек газап чиккәнен аңларсыз.
Гиперактив баланы көйсез баладан ничек аерырга?
Монда характер үзенчәлекләрен исәпкә алырга кирәк. Гади тәртип бозу һәм диагноз арасында «кызыл сызык» кайда икәнен аңлау мөһим.
Әгәр дә баланың игътибарсызлыгы, импульсивлыгы һәм гиперактивлыгы аңа укырга, эшләргә, нәрсә белән дә булса шөгыльләнергә комачаулый икән, димәк, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Гаиләдә бала берәү генә булса, ата-ана озак вакыт бу күренешне нормага санарга мөмкин. Тәҗрибәле педиатр, игътибарлы мәктәп укытучысы, шәфкать туташы яки кайгыртучан кеше вакытында моны сизеп алса, бик әйбәт.
Актив бала:
- Көн дәвамында хәрәкәтле уеннар белән кызыксына. Әгәр аны кызыксындырсаң, мозаика җыярга, әнисе белән китап укырга мөмкин.
- Тиз һәм күп сөйли, сораулар бирә.
- Йокы вакыты бозылу һәм ашамау – бик сирәк күренеш.
- Ул бөтен җирдә дә актив түгел. Мәсәлән, балалар бакчасында тынгысыз һәм тиктормас, ә өйдә яки кунакта бик тыныч.
- Агрессив түгел. Комда уйнаганда очраклы рәвештә генә дустын үпкәләтергә мөмкин.
Гиперактив бала:
- Гел хәрәкәттә һәм ул аны контрольдә тота алмый. Хәле бетсә дә, селкенүдән туктый алмый. Ахыр чиктә хәлдән тайса, елый башлый.
- Күп һәм тиз сөйли. Сүзләрнең ахырын әйтеп бетерми, кешене бүлдерә, беркайчан да тыңлап бетерми. Бик күп сораулар бирә, әмма җавапны ахырына кадәр тыңлап тормый.
- Аны йокларга яткыруы бик авыр. Йокласа да, тыныч йокламый.
- Эчәк авырулары белән интегә, бөтен булган аллергияләр белән җәфалана.
- Баланы тынычландырып булмый. Кисәтүләргә колак салмый, алай эшләргә ярамаганны аңламый. Кибеттә, урамда, өйдә, мәктәптә үзен бер рәвешле актив тота.
- Еш кына конфликт китереп чыгара, агрессиясен контрольдә тотмый – сугыша, тешли, ташлар, таяклар ыргыта.
Гиперактив балаларның төрләре нинди?
Гиперактив балалар өч төрле була. Беренчесе – игътибарсыз. Аңа күп очракта «сезнең балагыз каргалар саный» дигән кисәтү ясала. Икенчесе – гиперактив/импульсив. «Малаегызны тынычландырыгыз!» дигән сүзләрне еш ишетергә туры килүе ихтимал. Өченчедән – әлеге төрләрнең комбинациясе.
Гиперактивлыкның сәбәбе нидә?
Төгәл җавап бирүе авыр. Ул нәселдән дә күчәргә мөмкин. Баланы вакытыннан алда табу, тән авырлыгы түбән булу, баш җәрәхәтләре, ана кешенең йөкле вакытта спиртлы эчемлекләр, тәмәке, наркотиклар, гормональ дарулар куллануы, стресс сәбәпче булырга мөмкин.
Күп дәлилләнмәгән теорияләр, бернинди белемсез акыл саткан кешеләр бар. Монда әти-әни аек акыл белән эш итәргә, аларга ышанмаска тиеш. Алайса, шикәр һәм глютенның гиперактивлык үсешенә йогынтысы бар, дигән мәгълүмат тараталар. Муендагы төрле шикле остеопатик авырулар аркасында, диләр. Шикле витаминнар эчәргә тәкъдим итәләр. Ышанмагыз! Шарлатаннар белән дөнья тулган.
Гиперактивлык икәне ачыклангач, кемгә мөрәҗәгать итәргә?
Проблеманы чишүдә бер генә специалист булышмаячак. Ул – бөтен кеше бергәләп тарта торган «шалкан». Иң беренче чиратта әти-әни булышырга тиеш.
Гиперактив балага ярдәм итә алырлык белгечләр:
- Педиатр чирне танырга тиеш. Мәсәлән, калкансыман биз (щитовидная железа) белән чирле балалар да үзләрен актив тотарга мөмкин.
- Психиатр (яки педиатр) – тиешле дарулар язып бирә.
- Шулай ук, психолог ярдәме кирәк. Ул проблеманың асылын аңлата, ата-аналарга һәм педагогларга кирәкле мәгълүматны җиткерә, тренинглар үткәрә.
- Мәктәп укытучысы, система таләбенә карамастан, балаларны зур игътибар һәм тырышлык белән укытырга тиеш. Андый баланы бөтен укучылар белән тигезлектә укытырга ярамый. Аларга һәр нәрсәне аерым-аерым аңлатырга кирәк.
- Физкультура укытучысы яки тренер баланы файдалы спорт белән шөгыльләндерә.
Гиперактивлык – гомерлекме?
Гиперактивлык олыгаю белән җиңеләя, ләкин ул олы кешедә дә сакланырга мөмкин. Авыру бала үскәч, начар гадәтле, борчулы һәм депрессиягә бирелә торган була. Гомумән алганда, тормышка яраксыз инде.
Гиперактив балаларның яртысыннан артыгында бу синдром яшүсмер чакта да саклана. Статистика буенча, малайларда гиперактивлык кызларга караганда 4 тапкырга ешрак очрый. Үсеп җиткәч, андый егетләр начар гадәтләргә, асоциаль гамәлләргә мохтаҗ һәм коллективка җайлаша алмый интегә. Күп очракта симптомнар олыгайгач та саклана.
Нинди дәвалану ысуллары бар?
Авыруны дәвалап яки аның симптомнарын җиңеләйтеп була. Баш миендәге метаболик процессларны яхшырта торган препаратлар (ноотроплар, кан тамырлары препаратлары) кабул итү, тынычландыра торган дарулар эчү (психостимуляторлар һәм антипсикотиклар). Физик күнегүләр, су белән дәвалану, массаж ясау, дөрес уку дәресләре һәм ял итү дә булыша.
Иң мөһим ярдәм – гиперактив авыруы булган гаиләгә һәм балага педагогик һәм психологик яктан ярдәм. Медицина ярдәме еш кына бик эффектив була. Махсус препаратлар иң катлаулы мизгелләрне үтәргә мөмкинлек бирә.
Исбатланмаган дәвалау ысулларыннан сакланырга кирәк. «Хәер, бу зарарлы түгел» принцибына таянырга ярамый. Шарлатаннарга ышанып, акчагызны, вакытыгызны бетермәгез. Алар сезгә төрле диеталар, бадлар, остеопатия, психотерапияләр тәкъдим итәргә мөмкин.
Балалары гиперактив булган ата-аналарга нинди киңәш бирер идегез?
Бала хәленнән килгәндә генә үзен әйбәт тота. Юкка аңа ачуланмагыз. Бу хәлне үзеңә генә күтәрүе авыр. Яныгызда сезгә ярдәм күрсәтә алырлык кешеләр булсын. Алар сезнең хәлегезгә керә белсен, булышсын. Сезгә белгечләр, туганнар, дуслар ярдәме кирәк. Белемегезне арттыру өстендә эшләгез. Әгәр сез педиатрдан яки мәктәп укытучысыннан күбрәк белүегез ачыкланса, гаҗәпкә калмагыз. Интернетта да кирәкле һәм файдалы булган мәгълүмат күп. Китаплар укыгыз.
Педиатр киңәшләре: гиперактив бала белән нишләргә?
- Бала белән дөрес уйнарга. Гиперактив балаларны тыныч кына утырырга мәҗбүр итәргә ярамый. Киресенчә, аларга хәрәкәтләнергә тәкъдим итәргә кирәк. Хәрәкәтләнү мәгънәсез булмас өчен, уеннар уйлап табыгыз. Бөтен уеннар, дәресләр этапларга бүленергә тиеш. Башта игътибарлылык таләп итә торган уен булса, аннары, мәсәлән, дөньяны онытып караватта сикерү.
- Артык уенчыкларны алып куярга. Күз алдында 1-3 уенчык кына калдырырга кирәк. Алар берәр пакет яки савыт эчендә булса, әйбәтрәк. Башта бер уенчыктан уйный башласын. Балага урындыкка утырып уйнау мәҗбүри түгел. Ул өстәл тирәли әйләнеп, чабып йөри ала. Аннары бераз-бераз уенчыклар өстәргә кирәк. Аннары йомшак уенчыкларны башкаларына алмаштырырга була. Алайса бала бик тиз туячак.
- Укытучы белән бергә шөгыльләнергә. Әлбәттә, дөрес укытучыны табуы җиңел түгел. Тик баланың терапия узуы турында укытучыны һичшиксез алдан кисәтеп куярга кирәк. Баланы 40 минут парта артында утыртуы авыр. Укытучы балага җиңел эш кушарга тиеш. Мәсәлән, дәфтәрләрне тарату, чәчәккә су сибү, тактаны сөртү. Хәрәкәт кыска вакытны алырга тиеш. Бераз эшләп алдың, аннары укый башлыйсың. Әлеге балаларның өстенлекле яклары да бар. Алар бик тиз карар кабул итә, «эшлимме икән, юкмы икән» дип икеләнеп тормый.
- Хәрәкәтләнә торган чаралар оештырырга. Йөгерү, йөзү, чаңгыда шуу, озак вакыт җәяү, велосипедта йөрү – бик әйбәт вариант. Баланы ардырырга кирәк. Ә менә физик күнегүләр, спорт чаралары аларга файдага түгел, чөнки гиперактив балалар куркынычсызлык кагыйдәләрен аңламый.
- Баланы гел мактарга кирәк. Шуның өстенә аны ни өчен мактаганыңны да аңлатырга кирәк. Бу – аңа карата игътибар һәм контроль. Мәсәлән, «афәрин, сумкаңны үзең тутыргансың» дип түгел, ә «афәрин, кызыл карандашны да салган, зәңгәрне дә, линейканы да, пеналны да», дип.
- Көндәлек режимны сакларга. Аның аңлаешлы һәм төгәл булуы зарур. Мәсәлән, «хәзер без йокларга әзрләнәбез» дип түгел, ә «хәзер без юынабыз, тешне чистартабыз, йокы киемен киябез һәм караватка ятабыз». Балага гомумиләп әйтсәң, ул нык борчылырга, югалып калырга мөмкин.
- Баланың әйтәсе килгән сүзен ахырына кадәр тыңлап бетерергә. Югыйсә, ул да сезне ишетмәячәк.
- Үзегезнең үтенечегезне бер үк сүзләр белән берничә тапкыр кабатлагыз (нейтраль тонда).
- Бала көйсезләнә башласа, берәр шөгыль белән кызыксындырырга кирәк.
- Ул көтмәгән сораулар бирергә һәм аның сорауларына гадәттән тыш көтелмәгән реакция белән җавап кайтарырга.
- Көйсезләнгәндә аны фотога төшерергә яки үзен көзгедән күрсәтергә.
- Бүлмәдә үзен генә калдырырга (әгәр аның сәламәтлегенә зыян килерлек шартлар булмаса).
- Балага катгый формада аңлатуда мәгънә юк. Нотация укысагыз да, ул аны аңламаячак.
- Нәрсәдер эшләргә кушырга түгел, ә сорарга.
- Баладан гафу үтенүен сорарга кирәкми.