Чаллы гинекологы Екатерина Тарасова ни өчен кайбер халыкларда хатын-кызларның 40, 50, хәтта 60 яшьтә дә бала табу сәләтен саклавы турында аңлатты. Белгеч сүзләренчә, мондый очраклар, аерым алганда, шәһәр мохитеннән ерак, таулы җирләрдә яшәүчеләр арасында очрый. Бу турыда «Челнинские известия» яза.
Табиб мөһим факторларның берсе итеп экологияне һәм митохондрияләрнең торышын атады. Болар – күзәнәкләрдә энергия җитештерү өчен җаваплы структуралар. Яшь барган саен аларның эшчәнлеге начарланырга мөмкин: организм азрак энергия ала, гормональ фон үзгәрә, ялкынсыну процесслары көчәя. Тарасова аңлатканча, боларның барысы да күкәй күзәнәкләренең сыйфатына тәэсир итәргә һәм балага узу ихтималын киметергә мөмкин.
Биек таулы җирләрдә яшәүчеләрнең митохондрияләре кислород аз булган шартларга даими рәвештә җайлаша. Гинеколог фикеренчә, мондый адаптация аларны чыдамрак итәргә мөмкин. Моннан тыш, сәламәтлеккә гадәтләр һәм яшәү рәвеше дә йогынты ясый: тауда яшәүчеләр күбрәк хәрәкәтләнә, иртәрәк йокларга ята һәм таң белән уяна. Көн белән төннең табигый алмашынуы организмның циркад ритмнарын сакларга ярдәм итә.