Гимназиядәге атышта зыян күргән укытучы: «Балаларны үтерәләрдер дип уйлап та карамадым»
Татарстан Югары суды Казанның 175нче гимназиясендәге атыш буенча эштә зыян күрүчеләрне тыңлады. Кешеләр ул көнне исләренә төшереп елады. Бернигә дә карамастан, гаепләнүче залдан журналистларны чыгарып җибәрүне сорады, суд матбугат вәкилләре катнашында дәвам итте. Бу хакта тулырак – «Татар-информ» репортажында.
Процессны ябуны таләп иттеләр
Казанның 175нче гимназиясендәге атыш турындагы шау-шулы эш буенча гаепләүне бары тик икенче утырышта гына игълан итә алдылар. Беренче утырыш янгын сигнализациясе кабыну һәм адвокатның килмәве аркасында өзелгән иде. Бу юлы Югары суд залында кабат дистәләгән журналист җыелды, ә менә зыян күрүчеләр бермә-бер азрак иде.
Гаепләнүче Илназ Галәвиев икенче утырышта үзен күпкә сабыррак тотты. Күрәсең, журналистларга суд аша йогынты ясарга теләгәндер.
«Зинһар өчен, залдан журналистларны чыгарып җибәрегез һәм процессны ябыгыз», – диде гаепләнүче, әле гаепләү карарын укый башлаганчы ук.
Шулай ук процессны ябу ходатайствосы белән Татарстан прокуроры Илдус Нәфыйков та мөрәҗәгать итте. Ул һәм дәүләт гаепләүчеләре төркеме әйткәнчә, бу эштә дистәләгән кеше катнаша, һәм алар медицина һәм психология ярдәме сорап мөрәҗәгать иткән. Ул гына да түгел, бу фаҗига җәмәгатьчелектә зур шау-шу куптарды, һәм, ничек кенә гаҗәп булмасын, гаепләнүчене яклаучылар һәм аңа охшарга теләүчеләр төркеме барлыкка килгән.
Суд прокуратураның ходатайствосын өлешчә канәгатьләндерде – журналистларга процесста калырга рөхсәт иттеләр, әмма медицина белешмәләрен игълан иткәндә, аларга залдан чыгып торырга кирәк иде.
«Яклаучылардан баш тартам»
Гаепләнүченең килешү нигезендәге адвокатлардан баш тартуы процесста катнашучылар өчен дә, журналистлар өчен көтелмәгән хәл булды. Югары судка берьюлы ике адвокат килгән иде – Вологда өлкәсеннән Алексей Васильев һәм Мәскәүдән Владимир Богдан. Сүз уңаеннан, алар икесе дә Казан гимназиясендәге атыш эше буенча әле тикшерү вакытында ук эшләгән.
«Мин яклаучылардан баш тартам. Минем берәү бар инде, һәм ул канәгатьләндерә. Мин адвокатлар палатасына яздым һәм аларның хезмәте өчен акчаны кире кайтаруларын сорадым», – дип мөрәҗәгать итте Илназ Галәвиев судка.
Ул билгеләнгән адвокат Руслан Нуриәхмәтовны калдыруларын сорады. Гаепләнүченең соравын канәгатьләндерделәр. Васильевтан һәм Богданнан суд залыннан чыгып китәргә сорадылар.
«Башта, ул этләрне ата, дип уйладым»
Татарстан Прокуроры Илдус Нәфыйков укыган гаепләү карарыннан күренгәнчә, ул көнне Казан гимназиясендә атышта бер кыз аздан гына беренче корбан булмый кала. Кыз качып котылган, ләкин аның муены һәм башы җәрәхәтләнгән.
Тикшерү версиясе буенча, мәктәпкә һөҗүм итү планын Галәвиев февральдә үк уйлап йөргән. Нәкъ шул вакытта ул деструктив төркемнәр белән кызыксынып китә һәм аларның йогынтысына бирешә. Коралга рөхсәт алганчы, Галәвиев бөтен белгечләрне дә узып чыга. Бары тик шуннан соң гына аңа лицензия бирәләр, һәм ул корал сатып ала. Моннан тыш, ул Интернеттан һәм төзелеш материаллары кибетеннән шартлаткыч ясау өчен матдәләр сатып ала. Фаҗигагә бер атна кала Галәвиев «Бог» дип аталган Телеграм канал ача, әзерләнә торган һөҗүм турында шунда яза.
Мәктәпнең ишек төбендә аның юлына сакчы Мулланур Мостафин чыга. Җинаятьче аңа ата, ир-атның башы һәм корсагы яралана.
«Аның миңа таба килгәнен күрдем. Тоташ карадан киенгән, битендә «Бог» дип язылган битлек. Башта мин аны, этләрне атадыр, дип уйладым, әмма аның мәктәпкә таба килгәнен күргәч, миңа нәрсә белән очрашырга туры киләчәген аңладым. Мин ишекне яптым, ләкин ул миңа пыяла аркылы атты. Корсакка эләкте һәм мин егылдым. Соңыннан ул эчкә керде, минем яннан узды, ләкин кире әйләнеп килде һәм минем башка атты», – дип исенә төшерде мәктәп сакчысы Мулланур Мостафин.
Галәвиев үзе ясаган шартлаткычны беренче катта бүлмәләр арасына куя һәм икенче катка менеп китә. Юлында очраган башлангыч класслар укытучысы Венера Айзатовага ата. Ул балаларның спорт мәйданчыгы аша йөгереп киткәнен күрә һәм аларга тәрәзә аша ата башлый. Атыш тавышына инглиз теле укытучысы Эльвира Игнатьева чыга. Ул кызның башына ата, укытучы урында ук вафат була.
Өченче катта Галәвиев ишеге ачык булган 8 А сыйныфы кабинетын күрә, анда татар теле дәресе барган була. Класста 22 бала була. Атыш башлангач, балалар кайсы кая йөгерешә – кайберләре кабинеттан чыгып өлгерә, калганнары тәрәзәдән сикерә. Җиде укучыны коткарып калып булмый. Яраланган балалар һәлак була.
«Кемдер балаларны үтерәдер, дип уйлап та карамаган идем»
«Кемдер балаларны үтерәдер, дип уйлап та карамадым...» – дип сөйләде 8 А сыйныфы укытучысы һәм һәлак булган бер баланың әнисе.
Фаҗига турында исенә төшергәндә, ханым күз яшьләрен көчкә тыеп торды. Ул көнне ул бөтен ваклыкларына кадәр хәтерли. Иртәнге җидедә улы белән мәктәпкә килә, 7:15тә кабинетларга кереп китәләр. Тугызлар тирәсендә ул гимназия директоры Әминә Вәлиеваның мәктәпкә билгесез кешенең керүе, атыш башлавы турында игъланын һәм классларга бикләнергә соравын ишетә.
«Директор игълан ясаганда кычкырды. Соңыннан чатларда хәбәр таралды, ул бөтен кешедән дә классларда бикләнүне сорады, коридорга чыкмаска һәм балаларны чыгармаска кушты. Без башта нәрсә булганын аңламадык. Балалар курыкты, кычкырды, елады, алар парта асларына качты», – дип сөйләде гимназия хезмәткәре.
Улының һәлак булуы турында 8А классы чатына һәлак булган балаларның фотосын җибәргәч белә. Кан эчендә яткан балалар арасыннан үзенең улын таный. Алга таба моргта аның мәетен карый һәм улының исән түгеллеген аңлый.
Ханым Галәвиевне бу фаҗигагә кадәр дә белүен әйтте. Аның олы кызы Галәвиев белән бер сыйныфта укыган булган.
«Минем кызым аның белән якыннан аралашмады. Аның тыныч булуын гына сөйләде. Аның беркайчан да дуслары да, дошманнары да булмаган. Үзем шәхсән аның белән таныш түгел. Ул мин укыткан параллельгә эләкмәде», – дип сөйләде укытучы.
Галәвиев үзе, гаепләү карарын тыңлагач, гаебен тулысынча тануын әйтте. Әлеге эш буенча процесс әллә ничә айга сузылырга мөмкин, чөнки судка 600дән күбрәк кешедән – зыян күргән укучылардан һәм һәлак булганнарның туганнарыннан сорау алырга кирәк булачак.
Күпләрнең килгән зыянны капларга иск бирүләре билгеле, иң зур искның берсе – 15 млн сумлык. Бу сумманы һәлак булган бер баланың әти-әнисе таләп иткән.