Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гимназия мәңге саклар инде парталарга сеңгән каннарны...»

Казан гимназиясендә булган фаҗига беркемне дә битараф калдырмады. Социаль челтәрләрдә фаҗига турында шигырьләр язалар.

news_top_970_100
«Гимназия мәңге саклар инде парталарга сеңгән каннарны...»

Урыннары җәннәттә, бу язган шигырь юлларым бер гөнаһсыз сабыйларга, үтерелгән укытучы, мәктәп хезмәткәрләре рухына догам булып барып ирешсен иде. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашам, дип яза Гөлчәчәк Хафизуллина.

Таңнар бүген элеккечә атты,

Укуга дип китте сабыйлар.

Кыңгыраулар бер мәл чыңламады…

Аптырашта апа, абыйлар.

Нәрсә булды? Күктә болыт булып

Тик сораулар калды эленеп.

-Балаларны килеп алыгызчы!!!

Әниләре чапты киенеп.

Сугыш дисәм, илләр тыныч үзе,

Матур көндә түгел яшен дә.

Телефонга килгән хәбәрләрдән

Буылдым күк тозлы яшемә.

Кан эчендә яткан балалардан

Ирләр булып, ирләр үкседе.

«Исән булып, хәбәр салчы» диеп

Әниләре күпме үтенде…

Әрле-бирле алар, хәбәр көтте,

Ялган гына булсын… диделәр.

«Алты… Җиде… Уннан артык мәет…»

Өметләре шунда сүнделәр…

Телефоннар тынмый, хәбәр килә,

Кайсы дөрес, кайсы ялган соң?

Бер гөнаһсыз япь-яшь сабыйларның

Гомерләрен кемнәр алган соң?

Кем икәнен бик тиз белде халык…

Уйлар уйга хәзер бәйләнми…

Бу кешене Кеше дияргэ дә

Беркемнең дә теле әйләнми.

Ниләр булды? Әле яңа гына,

Язлар иде, җиһан уянды.

Бүген иртән ап-ак алъяпкычлар,

Костюмнар да канга буялды.

Укуга дип киткән балаларның

Кайберләре кире кайтмады.

Бөтен илне кара кайгы басты,

Бер эшкә дә күңел ятмады.

Безгә нәрсә! Сөйлибез дә бетә,

Якыннары гына тынмас шул.

Аяз көнне мондый вәхшилекне,

Оныттырып кына булмас шул

Ата-ана өчен шунсы авыр,

Бер кипмәде бүген күзләр дә.

Нишләсәк тә, инде табылмады

Юатырдай җылы сүзләр дә.

Кичерегез безне, әй, сабыйлар,

Сезнең алда без бик гаепле.

Тиеш идек бергә каршыларга

Якынлашкан бәйрәм — Гаетне…

Сезнең өчен намаз укыгач та,

Җәннәт сорап, дога кылырбыз.

Әй, Кешелек, без кайчанга кадәр

Шундый вәхши, кырыс булырбыз?

Без бит җирдә, бөтен дөньясында

Үзебез дә гүя бер кортлар.

Кызыл канга батты Казаныбыз…

Ап-ак калды бары шомыртлар.

Язның җәйгә кергән көннәрендә

Кара болыт кебек уйларым.

Мәктәпләргә ничек җибәрерләр

Ата-ана кызлар, улларын?!

Нәрсә диеп җавап бирербез соң,

Бала җуйган ана, атага?

Ничек булыр дәрес бирүләре

Укытучы абый, апага?

Сыйныфташлар ничек шул класска

Керер икән иртән яңадан?

Я, Ходаем, чиксез сабырлыкны

Кызганмачы, һәрбер баладан.

Үзең сакла мондый вәхшиләрдән,

Юк ит әле шундый җаннарны.

Гимназия мәңге саклар инде

Парталарга сеңгән каннарны.

Җаны күккә иңгән балаларга

Җәннәтләрнең бирче түрләрен.

Язлар кебек япь-яшь сабыйларның

Якты итсәң иде гүрләрен.

Әбри Хәбриев

Көләч йөзең белән чыгып киттең,

Ишегеңне арттан япмадың…

Мәктәп көтә иде, бик ашыктың,

Тик сабактан бүген кайтмадың…

Кая барып бәрелим соң хәзер?

Кая куйыйм җанны, ә?! Балам!!!

Мин бит сине башка күрә алмыйм!

Сурәтләрең генә бага (а)лам…

Ә тавышың, ә ул чыркылдавың

Яңгыраплар торыр колакта…

Ишетүгә шунда ыргылырмын,

Булмассың шул, бәбкәм, ул якта…

Бәрелермен, сугылырмын шулай…

Вакыт килеп җиткәч аңлармын,

Тик әлегә томаланган акыл,

Кызган күмер кебек кайнармын!

Ә син инде тыныч, күзең йомык…

Җиде кат күк — очар юлларын…

Мәктәпкә дип киткән идең иртән…

Өйгә генә бүген кайтмадың…


Сафиуллина И.А.


Май иртәсе иде... 

Озын бәйрәм ялларыннан соң

Мәктәпләргә килде балалар. 

Ә вәхшиләр шул шатлыкны өзеп, 

Йөрәкләргә хәсрәт салдылар. 

Май иртәсе... Шомыртлар да

Ап-ак чәчәк аткан түгелме? 

Әй, син, Ана, улың озатканда

Кайтмаячагын аның белдеңме? 

Әй, син, вәхши! Ничек кул күтәрдең? 

Ничек аттың япь-яшь балага? 

Әй, Раббым, кара кайгы утын

Ничекләр соң басар бу Ана? 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100