Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Гильотина-тәрәзә»: Төркия отеле хуҗасы Наил Мөхәммәтшин үлемендә гаебен кире кага

Татарстанда яшәүче Мөхәммәтшиннар гаиләсе өчен Төркиядә ял фаҗига белән тәмамлана. 58 яшьлек гаилә башлыгы кунакханә номерында автомат тәрәзәгә кысылып үлә. Фаҗигале тарих турында - «Татар-информ» журналисты Гүзәл Хөсәенова репортажында (Sntat.ru).

news_top_970_100
«Гильотина-тәрәзә»: Төркия отеле хуҗасы Наил Мөхәммәтшин үлемендә гаебен кире кага

58 яшьлек Татарстан кешесе Наил Мөхәммәтшинның үлеме турында хәбәр төбәк һәм федераль яңалыклар сводкаларында сентябрь ахырларында пәйда булды. Төркиядә ял иткән вакытта ир-ат автомат тәрәзәгә кысылып үлгән. Кызы сүзләренчә, аның йокы артериясенә бик нык зыян килгән – ир-атның исән калуында бернинди өмет булмый.

Аңсыз яткан ирне кызы һәм хатыны табып ала. Әлеге фаҗигагә ярты сәгать элек кенә алар кичке шоуга киткән була. Ир-ат, арыганлыгын сылтау итеп, алар белән бергә тамашага барудан баш тарта.

«Без аны үзебез белән барырга чакырдык. Әмма ул бик нык талчыкканлыктан көн саен иртә йокларга ятты, диңгездә йөзү аның күп көчен ала иде. Шунлыктан ул һәрвакытта да кичке аштан соң, сәгать тугызлар тирәсендә урынга ауды. Ул көнне барысы да гадәттәгечә иде, бәла киләсен уйламадык та», - дип сөйләде кызы Наилә.

Тәрәзәгә кысылган әтисен күргәч, Наилә шунда ук табиб эзләргә керешә. Номерга кергәч, табиб ир-атка беренче ярдәм күрсәтергә тырышып карый – йөрәгенә массаж ясый һәм ясалма сулыш алдыра. Кунакханә хезмәткәрләре бу вакытта ирнең хатынына һәм кызына бүлмәдән чыгып торырга куша.

Тиздән фаҗига булган урынга «Ашыгыч ярдәм» машинасы килә. Табиблар ир-атны реанимацияләргә тырышса да, ул аңына килмичә вафат була. Әлеге фаҗигадән соң Төркия полициясе ир-атның мәетен экспертизага җибәрә, әмма гаиләгә аның нәтиҗәләре әле дә билгеле түгел.

«Безгә нәтиҗәләрне алты айга якын көтәргә туры киләчәк дип әйттеләр. Төрек документларында үлемнең сәбәбе әле ачыклана гына дип язылган була», - дип сөйләде Наилә.

Мәрхүмнең кызы әйтүенчә, әлеге фаҗигадән соң кунакханә администрациясе дә, аның хуҗасы да гафу үтенергә һәм ярдәм итәргә ашыкмый. Ялның соңгы көнендә кайгы-хәсрәткә чумган хатын-кызларга яллары бозылган өчен компенсация тәкъдим итәләр.

Берничә көннән соң дуслары, хезмәттәшләре һәм танышлары тырышлыгы белән ирнең мәетен Татарстанга кайтаралар. Инде биредә Мөхәммәтшиннар гаиләсе өстәмә экспертиза үткәрергә карар кыла – аның нәтиҗәләре дә әлегә билгеле түгел.

Гаммәви мәгълүмат чараларында фаҗига турында күпсанлы язмалар дөнья күргәннән соң Zafer Süral кунакханәсе хуҗасы отельнең социаль челтәрләрдәге рәсми төркемендә пост урнаштыра, анда әлеге вакыйгага карата үз версиясен китерә. Татарстан кешесе үлемендә гаепле булуын ул тулысынча кире кага – биредә төзек булмаган тәрәзәнең бернинди дә катнашы булмавын әйтә.

«Тикшерү комитеты бәяләмәсеннән күренгәнчә, ир-ат үз үлеме белән вафат булган. Номерда күпсанлы дарулар салынган пакет бар иде. Мәрхүмнең якыннары – кызы һәм хатыны – әле «Ашыгыч ярдәм» машинасы килгәнче үк ир-атның үзен начар хис итүе һәм кан басымына бәйле проблемалары булу сәбәпле номерда калуы турында әйтә, ул дару эчәргә теләми», - дип сөйли Zafer Süral кунакханәсе хуҗасы.

Ир-ат сүзләренчә, кунакханәдә урнаштырылган тәрәзәләр туристларга куркыныч тудырмый. Янәсе, аларга махсус трослар урнаштырылган, алар тәрәзәгә тиктомалдан ябылырга ирек бирми. Әгәр тәрәзә ниндидер каршылыкка юлыкса, бу очракта өстәмә механизм шул хакта сигнал бирә һәм тәрәзә автомат рәвештә киредән өскә күтәрелә.

«Әлеге проектны мин уйлап таптым, бу тәрәзәләргә дә үзем заказ бирдем, өстәмә сенсор системаларын да мин куйдым һәм аларны шәхсән үзем тикшердем», - дип язган кунакханә хуҗасы.

Ир-ат инануынча, хәзер Мөхәммәтшиннар гаиләсе кунакханәнең репутациясен каралтырга һәм аннан мөмкин кадәр күбрәк акча суырырга тырыша. Кунакханә хуҗасы сүзләренчә, ул фаҗига булганнан соң икенче көнне үк хатын-кызлар белән шәхсән аралашырга һәм кайгыларын уртаклашырга теләгән. Әмма аңа гади сүзләр генә гаиләне канәгатьләндерми дигәннәр.

«Бездә кеше үлгәч туганнарына акча бирү кабул ителмәгән, бу традиция турында мин рус милләтеннән булган хезмәткәрдән белдем. Шуннан соң ир-атның туганнарына кабат шалтыраттым һәм Россиядә гадәткә кергәнчә 1200 евро бирергә телибез дип хәбәр иттем. Распискада шул хакта әйтелә, хәзерге вакытта ул минем кулымда бар», - дип язган ир-ат.

Әлеге постны укыгач, мәрхүм ир-атның туганнары шок кичергән – бу сүзләрне алар күрәләтә ялган дип атаган.

«Ул хәзер үзен ничек тә булса якларга тели, чөнки бу фаҗигадә кунакханәнең гаебе бар бит. Аның үз-үзен тотышы намуслы кешеләргә хас түгел», - дип сөйләде Наилә.

Ничек кенә бумасын, хәзер хокук саклау органнары алдында әлеге вакыйганы тикшерү бурычы тора – ике илдә дә җинаять эше кузгатылган инде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100