Гигант крокодил леопардны ботарлаганны видеога төшергәннәр
Зур табышын авызына капкан крокодил туристлар лагере янында ук йөргән.
Көньяк Африкадагы Крюгер исемендәге милли паркка килгән кешеләр коточкыч вакыйга шаһите булган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.
Бик зур крокодил леопардны тешләгән һәм ботарлап маташкан мизгелне видеога төшергәннәр. Ролик Инстаграмдагы Latest Sightings сәхифәсендә чыккан.
Шаһитлар сүзләренчә, зур табышын авызына капкан крокодил туристлар лагере янында гына була. Ул леопардны тота һәм сөйрәп бара. Рептилия хайванны елгага таба алып китә.
Көньяк Африка Республикасының Крюгер исемендәге милли паркында арысланнар, филләр, мөгезборыннар һәм башка эре хайваннар яши. Биредә биш метр озынлыкка кадәр үсә торган крокодиллар да бар. Алар бик агрессив, хәтта мөгезборын һәм гиппопотамны да җиңә, диелгән әлеге хәбәрдә.