news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Гидрант каткан иде». Казанда ике балалы гаиләнең өе санаулы минутлар эчендә янып беткән

news_top
«Гидрант каткан иде». Казанда ике балалы гаиләнең өе санаулы минутлар эчендә янып беткән
Фото: "Татарстан 24" каналы видеосыннан скриншот

Казанда зур янгыннан соң бер гаилә йорт-җирсез калган. Бу турыда «Татарстан 24» хәбәр итте.

Янгын гараждан башланган, аннары өйгә күчкән, һәм барысы да янып беткән. Янгын чыкканда өйдә 4 кеше – ир белән хатын һәм аларның 2 баласы була. Алар урамга чыга, бары тик бик кирәкле әйберләрен генә алырга өлгерәләр

Урынга килгән янгын сүндерүчеләр якындагы гидрант салкында каткан булуын ачыклый. Ул тулысынча боз астында була. Шулай итеп саналган минутлар эчендә өй янып бетә.

Хәзер бу гаилә бөтенләй урамда калган, өй иминиятләштерелмәгән.

Янгын сәбәпләре ачыклана, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар