news_header_bot
Язманы тыңлагыз

ГИБДД камерасына "эләккән"сезме, юкмы?

Юлдагы камералар теркәгән кагыйдә бозулар өчен штрафларны интернетта карап һәм түләп була.

news_top
ГИБДД камерасына "эләккән"сезме, юкмы?
Гибдд.рф сайтында штрафларны күзәтеп тору өчен махсус сервис эшләнгән. Биредә машина турында мәгълүматны кертеп, белешмә алу мөмкинлеге бар.

Әгәр штраф килгән булса, аны шунда ук түләп тә куеп була. Ун көн эчендә штрафны 50 процент ташлама белән түлисе. Ун көннән артса, аны тулысынча түләргә кирәк була.

Штраф түләгән квитанцияне үзең белән йөртү хәерле. ЮХИДИ инспекторы туктатып, түләнмәгән штрафлар ачыкланган очракта, квитанцияне күрсәтеп, исбатларга мөмкин.

***

Хөрмәтле укучыларыбыз! Әгәр сезнең белгечләргә, артистларга, журналистларга сорауларыгыз булса, безнең Ватсапка языгыз: +79270379110. Без тиз арада сезнең сорауга җавап табарга тырышырбыз. Теләсә кайсы темага сораулар кабул итәбез.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар