Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үги әтисе мичкә тыгып куйган инвалид кыз бала тереләй янып үлгән

Вәхши ир-ат баланы мичкә кертеп утырткан һәм утын тутырып, ут төрткән.

news_top_970_100
Үги әтисе мичкә тыгып куйган инвалид кыз бала тереләй янып үлгән
https://pixabay.com

2019 елның апрелендә Иркутск өлкәсенең Зима шәһәрендәге коточкыч вакыйга турында «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Җинаятьче ир-ат хатыны һәм аның балигъ булмаган өч баласы белән яши. Балаларның берсе - инвалид кыз була. Эшләмәгән чагында ир-ат салгаларга ярата, шуңа күрә алар гел талашып тора.

Фаҗига булган көнне дә ир белән хатын талаша. Балаларның икесе өйдә булмый, алар җәнҗалны күрми кала. Өйдә нәни кыз — инвалид-балалары гына була. Кыз йөрми, шуңа күрә ул чыгып китә дә алмый. Бераздан әни кеше үз эшләре белән өйдән китә, кызын иренә калдыра. Ир исә бу вакытта шактый исереп өлгергән була.

«Җәнҗалдан соң ярсынган ир-ат үзенә бала калдыргач, тагын да ачулана. Исерек ир баладан котылырга карар кыла», — дип аңлатканнар Иркутск өлкә судында.

Ир инвалид баланы караватыннан сөйрәп ала, мич эченә тирәнгәрәк тыгып куя. Аннары мичкә утын тутыра һәм ут төртә. Ялкын телләре бик тиз арада баланы чолгап ала. Инвалид-кыз берничек тә мичтән үзе чыга да, ярдәм чакыра да алмый. Шулай итеп бала тереләй янып үлә. Баладан күмергә әверелгән мәет кисәге генә кала. Әни кеше өйгә кайткач бу мәхшәрне күреп шок халәтенә килә. Ул полиция чакыра, ир-атны тоткарлыйлар, диелә хәбәрдә.

Җинаятьне берничә ай дәвамында тикшерәләр. Баланы аеруча вәхши ысул белән үтергән ир-атка шушы көннәрдә хөкем карары чыгарылды. «Иркутск өлкә суды карары белән бу ир-ат гаепле дип табылды. Ул 17 елга  каты режимлы колониягә хөкем  ителде», диелә Иркутск өлкә суды сайтында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100