Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үги атасы сигез яшьлек малайны җәзалап, тешләрен төшергән, сөякләрен сындырган

«Эчәклеге өзелеп беткән, өч теше төшкән, сигез кабыргасы әллә кайчан сынган, кулы күптән сынган, бот сөягендә яра бар, тез башлары ватылып беткән», — дип сөйли сабыйның әбисе.

news_top_970_100
Үги атасы сигез яшьлек малайны җәзалап, тешләрен төшергән, сөякләрен сындырган
https://pixabay.com/

Мурманск өлкәсендәге Мончегорск шәһәрендә яшәүче сигез яшьлек малайны март азагында хастаханәгә китергәннәр. Аның сөякләре сынып беткән, тәне күгәргән, эчәклеге өзелгән. Балага җиде сәгать дәвамында операция ясаганнар, аннары ул комага киткән һәм ике атна реанимациядә яткан. Үги ата беренче сыйныфта укучы баласын аңын югалтканчы кыйнап ташлаган. Бу турыда НТВ каналы хәбәр итте.

Баланың әбисе Валентина Мишаричева бу турыда журналистларга сөйләгән. «Аның эчәклеге өзелеп беткән, өч теше төшкән, сигез кабыргасы әллә кайчан сынган булган. Кулы күптән сынган, бот сөягендә яра бар, тез башлары ватылып беткән, бала бөтенләй имгәнгән», — ди ул.

Әби баланың тәнендә күгәргән урыннар күргәч, чаң суга башлый. Опекага, полициягә, прокуратурага хәбәр итә. Тик аны акылдан язган дип саныйлар, беркем дә бу эшкә тыгылмый. Бала реанимациягә эләккәнче, ярдәм итүче булмый. Шуннан соң гына баланың анасы Алёна Бревнова һәм аның ире Константин Бревновка карата җинаять эше ачыла.

Ирне кулга алганнар, аны баланың сәламәтлегенә авыр зыян салуда гаеплиләр. Анасын бала тәрбияләү вазифаларын үтәмәгән өчен җәзага тарталар.

Хәзер хатын үзе дә иреннән зарлана. «Мин баланы яклагач, ул мине дә кыйнады. Мин баланы капласам, мине алып бәрде, кыйнады», — ди Алёна Бревнова.

Тикшерүчеләр исә баланы анасы якламаган дип саный. Макарийның травмаларына карап бәяләгәндә, аны гел кыйнап торганнар. Үги атасы белән яшәгән сигез ай буена малай җәзаланып яшәгән.

Әбинең танышлары онлайн-петиция ясарга ярдәм иткән. Шуннан соң Макарийның катлаулы язмышы турында күпләргә билгеле булган. Хәйрия фонды җитәкчесе Татьяна Осадчая ярдәме белән, Макарийны шефлыкка алганнар. Алар бу ситуациягә күз йомган опека органнарын да җавапка тартуны таләп итә. Тикшерү комитеты җинаять эше ачкан. Бревновлар гаиләсе моңа кадәр дә балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспекциядә хисапта торуы ачыкланган. Ләкин бу эш белән беркем дә шөгыльләнмәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100