Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үги атасы башы белән идәнгә бәреп кыйнагач, үсмер кыз һәлак булган

Баланың анасы ирен яклар өчен, кызы агачтан егылып төште дип алдаган.

news_top_970_100
Үги атасы башы белән идәнгә бәреп кыйнагач, үсмер кыз һәлак булган
https://pixabay.com

Кабарда-Балкария Республикасында 11 яшьлек кыз бала вафат булган. Бала үлеме буенча җинаять эшендә шикләнелүче — кызның үги атасы. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» хәбәр итте.

7 июльдә иртә белән Нальчик шәһәренең ашыгыч ярдәм хезмәтенә биредә яшәүчеләр мөрәҗәгать итә. Алар кыз балаларының үлүен әйтә. Урынга табиблар һәм тикшерүчеләр бара. Башта әни кеше дә, үги ата да кыз бала бер көн элек агачтан егылып төште дип сөйли. Имеш, алар беренче ярдәм күрсәткән һәм кызны йокларга яткырган.

«Ләкин кыз баланың гәүдәсендәге травмалар агачтан егылып төшүгә охшамаган. Гадәттә, биеклектән егылып төшкән кешеләр аркасын, кулын яки күкрәген имгәтә. Бу вакытта иреннәр ярылмый инде. Өстәвендә баланың тәне дә күгәреп беткән. Шуннан соң тикшерүчеләр шаһитларны сораштыра һәм фаҗиганең ничек булуын ачыклыйлар», — ди Тикшерү комитетының рәсми вәкиле.

Ачыкланганча, 6 июльдә кыз бала белән үги атасы арасында низаг була. Мәктәптә укучы кыз беркайда эшләми торган 32 яшьлек ир-атны әти дип танырга теләми, ир-атның моңа ачуы килә. Соңгы тапкыр талашканда ул кызның битенә һәм күкрәгенә берничә тапкыр сугып җибәрә.

Әни кеше эштән кайткач, кыз аңа барысын да сөйләп бирә. Үги ата тагын да ныграк ачулана. Ул анасы каршында берничә тапкыр кызны башы белән идәнгә бәрә. Аннары бала аңын югалта. Кызны йокларга яткыралар. Иртәнгә бала үлгән була.

Үги атаны тоткарлаганнар. 

Бу гаиләдә ун яшькә кадәрге тагын ике бала бар.

«Тикшерү органнары гаиләнең яшәү шартларын өйрәнә, ике нәни баланың киләчәктә тору урын билгеләнәчәк», — дигәннәр ведомствода.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100