news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үги ата биш һәм дүрт яшьлек ике баласын пычак белән яралаган

23 яшьлек ир бергә яши торган хатыныннан үч алу өчен, балаларны имгәткән.

news_top
Үги ата биш һәм дүрт яшьлек ике баласын пычак белән яралаган
https://pixabay.com

Волгоград өлкәсендә яшәүче ир-ат бергә яши торган хатынының ике нәни баласын пычак белән яралаган. Россия Тикшерү комитетының Волгоград өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе җинаять эше ачкан. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Ведомство мәгълүматы буенча, Волгоград өлкәсенең Ленин районында яшәүче 23 яшьлек ир-ат бергә яши торган хатыны белән талаша. Шуннан соң алар икесе хатынның әти-әнисе янына китә, хатынның 5 яшьлек кызы һәм 4 яшьлек улы өйдә калып тора.

«Бераздан ир өйгә кайта һәм бөтен ачуын балалардан алмакчы була. Ул пычак ала һәм үги кызының күкрәк читлегенә һәм иңбашына ике тапкыр пычак белән суга, аның нәни энесенең кул бармагын кисә», диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Җинаятьтә шикләнелүче ир-ат тоткарланган, аңа карата җинаять эше ачылган. Ведомство хәбәр иткәнчә, балалар хастаханәдә дәвалана, аларның сәламәтлегенә куркыныч янамый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар