news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үгез көтүчене сөзеп үтергән мизгел видеога эләккән

Котырган үгез ир-атны имгәткән кадрлар Тикшерү комитетының социаль челтәрдәге сәхифәсендә чыкты.

news_top
Үгез көтүчене сөзеп үтергән мизгел видеога эләккән

Ставрополье өлкәсендә терлекчелек фермасында фаҗига булган. Сыер көтүен саклап торучы көтүчегә үгез һөҗүм иткән. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Ставрополье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Фаҗига 6 февральдә көндез Светлоград шәһәре тирәсендә була. Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу көнне иртәнге якта көтүче хайваннарны көтүлеккә куып чыгара. Сыерларга ияреп, үгез дә кырга чыгып китә. Ул 53 яшьлек ир-атка һөҗүм итә.

Имгәнгән ир-атны хастаханәгә китерәләр. Тик ул бераздан вафат була. Хәзер тикшерү эшләре бара. Тикшерүчеләр шаһитларны сораштырган, регистратор видеосын алганнар, судмедэкспертиза билгеләнгән.

Россия Тикшерү комитетының Ставрополье өлкәсе буенча Тикшерү идарәсенең ВКонтакте челтәрендәге сәхифәсендә урнаштырылган видео кадрларында котырган хайванның ир-атны болгап-болгап йөрткәне күренә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар